21 апрельдән Башкортстанда быел педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча Бөтенрусия конкурсы старт ала. Документлар 12 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120 йорт, 222 кабинет. Бу хакта төбәкнең Мәгариф министрлыгында хәбәр итәләр.
Конкурста төп эш урыны башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасы булган, хезмәт хакы ставкасы өчен атнага кимендә 18 сәгать уку йөкләнеше билгеләнгән һәм кимендә 3 ел педагогик эшчәнлек стажы булган укытучылар катнашырга хокуклы.
Исегезгә төшерәбез, премия күләме 200 мең сум тәшкил итә. Ел саен аны Русиянең барлык төбәкләреннән 1000 укытучыга тапшыралар.
Динар Кәлимуллин фотосы.