Уфаның вузара кампусында «ОДК-УМПО»ның 100 еллыгына багышланган «ТЕХНО-ИЖАД» балалар һәм яшьләрнең проект-гамәли һәм фәнни-техник иҗаты күргәзмәсе алты җиңүчене ачыклады. Күргәзмәдә Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Уфа районнарыннан барлыгы 70тән артык укучы катнашты. Күргәзмә «Конструирование», «Изобретательство и рационализаторство», «Техник конструирование», «Производство технологияләре», «IT – технологияләре», «Дизайн», «Архитектура»юнәлешләре буенча узды.
– Балаларның конкурска әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе мондый чараларда катнашу тәҗрибәсенә ия инде, - дип билгеләде жюри рәисе, УДНТУ үсеше программасы җитәкчесе Дмитрий Кузнецов.
УМПО җитештерү-укыту үзәген үстерү буенча директор урынбасары Наталия Косьяненко «Техник конструирование» һәм «Производство технологияләре» секцияләрендәге укучыларның эшләрен аерым билгеләп үтте.
Мәсәлән, Стәрлетамак шәһәренең 3нче лицееннан тугызынчы сыйныф укучысы Константин Лежнев өй остаханәсе өчен күпфункцияле станок уйлап тапкан, аның ярдәмендә агачтан бораулау, фрезерлау, шомарту, кисү һәм үткерләү эшләрен уңайлы, хәвефсез һәм кирәкле төгәллек белән башкарып була.
Стәрлетамак шәһәренең 33нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Дамир Уляевның су тикшеренү аппараты да югары бәя алды.
Шулай ук күргәзмәдә Иван Малышев (Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбе) Дарья Ядыкина (Уфа шәһәренең 5нче лицее), Җәлил Җиһаншин (Уфа шәһәре, Республика инженерлык лицей-интернаты) һәм Ибраһим Идрисов (Уфа шәһәре, Республика инженерлык лицей-интернаты) җиңүчеләр исеменә лаек булды.
Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да Уфа дәүләт нефть техник университетыннан күргәзмәдә катнашу сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга УМПО призлары һәм дипломнар тапшырылды. Һәр секциядә укучылар Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең призлары белән дә бүләкләнде.
Күргәзмә яшь галимнәрнең «Фән һәм техниканың актуаль проблемалары» XVIII халыкара ачык фәнни-гамәли конференциясе һәм «Мәктәптә техник иҗат» секциясе эше кысаларында узды. Оештыручысы — УДНТУ Яшьләр технопаркы.
Фото: pravitelstvorb.ru