+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 апрель 2025, 07:49

Укытучылар өчен яңа проект старт алды

Проект 3 апрельдә старт алды.

Укытучылар өчен яңа проект старт алдыУкытучылар өчен яңа проект старт алды
Укытучылар өчен яңа проект старт алды

"Классная тема!" - Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган проект. Телешоуның максаты - илгә иң чагу, заманча педагогларны күрсәтү, шулай ук бу һөнәрнең абруен күтәрү. Проектның федераль операторы - Гуманитар проектлар фонды, стратегик партнеры - «Диалог төбәге». Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, " Классная тема!" - укытучыларга үзләренең һөнәргә булган мәхәббәтләрен күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм миллионлаган тамашачы өчен онытылмаслык дәресләр булдырырга мөмкинлек бирә торган уникаль проект.

– Ышанам, һәр катнашучы үзенең талантын һәм һөнәри осталыгын күрсәтә, белем бирү процессының никадәр күптөрле һәм мавыктыргыч булуын күз алдына китерә алачак. Һәм иң мөһиме - проект бөтен ил буенча педагогларны үз потенциалларын ачарга, ә аларның укучыларын яңа белемнәргә омтылырга рухландыра, - дип билгеләде Сергей Кравцов.

"Классная тема!"да илнең теләсә кайсы төбәгеннән физика, химия, математика, биология, география, тарих, урыс теле һәм әдәбияты укытучылары катнашырга мөмкин. Дәгъвачыларга үз предметы буенча компетенцияләрне бәяләү буенча тест узарга һәм видеовизитка язарга кирәк. Гаризалар кабул итү 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Аны шушы сылтамага аша юлларга кирәк: vk.com/app51730148

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас