+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Апреля 2025, 11:12

Радий Хәбиров студентлар белән очрашты

Республика яшьләре Башкортстандагы вузларда укуга өстенлек бирә.

Радий Хәбиров студентлар белән очраштыРадий Хәбиров студентлар белән очрашты
Радий Хәбиров студентлар белән очрашты

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров студентлар үзидарәсе лидерлары форумы делегатлары белән очрашты. Ул хакимият органнары һәм укучы яшьләр арасында диалог булдыруга, аның вәкилләрендә идарә итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Евразия НОЦы вузара кампусының геном үзәге мәйданчыгында узган чарада 250 кеше катнашты – студсоветлар җитәкчеләре, югары уку йортларының беренчел профсоюз оешмалары әгъзалары, шулай ук академик төркемнәр старосталары.

Үз чыгышында төбәк җитәкчесе республикада фәнгә һәм югары мәктәпкә ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

- Без Сезне Башкортстанда һөнәри белем һәм фәнни мохитнең ничек үсүен күрсәтү өчен яңа геном үзәгенә махсус җыйдык. Без бу юнәлешләргә шактый ресурслар кертәбез. Һәм беренче чиратта кирәкле инфраструктураны формалаштыруга этәргеч бирделәр, - диде Радий Хәбиров. – Бу мәйданчыкта без вузара кампусның икенче чиратын төзибез, анда яшьләр өчен заманча уку һәм иҗади киңлекләр булдырачакбыз. Биредә уңайлы шартларда 4,5 мең кеше яшәячәк. Бу бик җитди проект.

Фото: pravitelstvo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас