Алдынгы тәҗрибә
Семинарның беренче өлешендә Фәнил Әсәнов исемендәге Бозаяз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Әбдиева 6нчы сыйныфта “Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана матурлыгы” темасына эчтәлекле ачык дәрес үткәрде. Әлеге хикәя белән танышканнан соң, укучылар Сания Зөфәр кызы ярдәмендә аңа тирән анализ ясады. Дәрес башында укучыларны уйланырга мәҗбүр итүче “Нәрсә соң ул матурлык?”, “Әни белән матурлык арасында нинди уртаклык бар?” кебек сораулар куелган иде. Бу төшенчәне һәр кеше үзенчә аңлый. Менә 6нчы сыйныф укучылары да бу уңайдан үз фикерләрен белдерде. Иң мөһиме – алар ана белән улның җылы мөнәсәбәтен, улының әнисенә зур мәхәббәтен күрде, шуңа төшенде. Үзара урыс телендә аралашсалар да, дәрестә тема буенча фикерләрен алар матур итеп үз телләрендә җиткерергә тырышты. Семинарда катнашучылар: район мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Нәркәс Кодакаева, татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Регина Мөлекова, укытучылар Гөлшат Гаеткулова, Рәйхана Латыйпова, Әлфия Мәгафурова, Хәлил Акбашев дәресне бик югары бәһаләде.
– Әлеге дәресне карап сөенеп утырдым. Балалар үз фикерләрен татарча җиткерергә тырыша. Күренеп тора, укытучының да тәҗрибәсе зур. Ул дәресне кызыклы да, файдалы да итеп оештырган. Шуңа укучылар дәресне тыңлап кына утырмый, алар эшли. Һәм менә шул эшләү — уку процессының мөһим өлеше. Димәк, аларда кызыксыну бар, — диде Сахай урта мәктәбе укытучысы Рәйхана Латыйпова.
Телне белеп үссеннәр!
Әлбәттә, бүген гаиләләрендә туган телдә аралашмагач, мәктәптә атнасына 1-2 сәгать белән генә балаларның саф татарча сөйләшүенә ирешү мөмкин түгел. Шуңа да укытучылар, тәү чиратта, балаларда үз милләтенә хөрмәт, туган телгә сөю тәрбияләү бурычы куеп, аларның сөйләм телен үстерү юнәлешендә эшли. Бозаяз урта мәктәбендә өч дистә елга якын татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче югары категорияле укытучы Сания Әбдиева да бүгенге проблеманы күз уңында тотып, ата-аналар арасында да аңлату эшләре алып бара.
Мишкә районында туып-үскән Сания Зөфәр кызының 30 елга якын гомере Бозаяз авылы һәм урындагы мәктәп белән бәйле. Башкорт дәүләт педагогия институтында укыганда булачак тормыш юлдашын – Бозаяз авылы егетен очратып, яшьләр гаилә корып, Кырмыскалы районына кайтып төпләнә. Бүген инде тәҗрибәле укытучыны балалар да, ата-аналар да ярата, хөрмәт итә, хезмәттәшләре арасында да абруе зур мөгаллимәнең.
Әлбәттә, ул эшкә килгән елларда милли мәктәптә 350дән артык бала укыган, байтак фәннәр татар телендә алып барылган заманнарны сагынып искә ала. Ничек кенә булмасын, заман белән без дә, безнең карашлар да үзгәрә. Бүген дә Бозаяздагы белем учагында тормыш гөрли. Биредә 140тан артык бала белем ала, бирегә күрше авыллардан да укучыларны автобус белән йөртәләр. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1-9нчы сыйныфларда атнасына 2шәр сәгать укытыла. Сания Зөфәр кызы шулай ук урыс һәм башкорт телләреннән дә укучыларга төпле белем бирә. Дәрестән тыш чаралар да биредә бик мавыктыргыч үтә. Аларны оештыруга барлык коллектив диярлек үз өлешен кертә.
“Бозаяз – алтын бишек”
Семинарның икенче өлешендәге сыйныфтан тыш чара да моны ачык дәлилләде. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Илүзә Бикмәтова һәм тәрбия буенча советнигы Дилбәр Имангулова белән берлектә Сания Әбдиева кунаклар игътибарына “Бозаяз – алтын бишек” дигән әдәби-музыкаль чара тәкъдим итте. Анда шушы авылда туып-үсеп, барлык гомерен журналистикага багышлаган, дистә еллар дәвамында район гәзите мөхәррире булган, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф. Әсәнов һәм М. Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Мидхәт Рәҗәповның катнашуы чарага зур әһәмият өстәде.
Мидхәт Рәҗәпов — журналист, язучы, шагыйрь һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның һәм Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Әсәновның туганы. Мидхәт Гандәлиф улы абыйсының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, бергә узган авыр балачакларын һәм яшьлекләрендәге кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Шулай ук урау юллар белән үзенең дә журналистикага килүе турында сөйләде.
Бозаяз авылы – бик күп данлыклы шәхесләрнең туган төяге. Әдәби-музыкаль чарада якташлары, күренекле шагыйрә Дилә Булгакованың шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны Гөлназ Ишбулатова һәм мәктәп каршында эшләп килүче “Нур” вокал ансамбле кызлары һәм малайлары башкарды. Чараны саф татар телендә шушы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Милена Мостаева алып барды.
“Ватанны саклаучылар елы”на багышлап оештырылган әлеге чара патриотик рух, туган якка сөю хисе белән сугарылган иде. Бүген илебез азатлыгы өчен көрәшүче Бозаяз авылы егетләре хөрмәтенә укучылар тарафыннан әзерләнгән видеоролик та күрсәтелде.
Музейда – авыл тарихы
Мавыктыргыч дәрестән соң кунаклар мәктәптәге Канзафар Усаев исемендәге тарихи-әдәби музейда булды. Тарих укытучысы Әлфия Салихова билгеләвенчә, музейда экскурсияләр татар, урыс һәм инглиз телләрендә үткәрелә. Бу юлы 11нче сыйныф укучысы Зарина Байбулатова авыл тарихы һәм андагы бай экспонатлар белән таныштырды.
Бозаяз илебездәге тарихи вакыйгалардан да читтә калмаган. Якташлары Канзафар Усаев белән берлектә Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышында катнашкан. 1812 елгы Ватан сугышында катнашучылар турында да мәгълүмат бирелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Бозаяз районыннан бер меңнән артык кеше фронтка чакырылган, аларның 360ына гына туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре авылдагы һәйкәлнең мәрмәр ташларына уелып язылган. Мондый стендлар авыл музеенда да бар. Шул чордагы өчпочмаклы солдат хатлары да биредә кадерләп саклана.
Бүген дә ата-бабаларының батырлыгына тугры калып, 18 егет өлешчә мобилизация һәм 12се контракт буенча илебез азатлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнаша.
Киңәшле эш таркалмас
Чара ахырында укытучылар, түгәрәк өстәл артына утырып, семинарга йомгак ясады, башкарылган эшләр, казанышлары турында сөйләште һәм киләчәккә планнар билгеләде.
Методик берләшмә җитәкчесе Регина Мөлекова билгеләвенчә, татар теле һәм әдәбиятыннан дәүләт имтиханын тапшыручылар да бар. Агымдагы уку елында Иске Шәрәй төп гомум белем бирү мәктәбеннән – 3, Яңа Кыешкы, Сахай, Атҗитәр мәктәпләреннән берәр бала төп дәүләт имтиханы итеп татар телен сайлаган.
Нәркәс Радик кызы, чарага йомгак ясап, районда туган телләр укыту торышы хакында сөйләде, федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда киңәшләр бирде һәм семинарны оештыручыларга, актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кунаклар да, үз чиратында, оештыручыларга эчтәлекле дәрес, мавыктыргыч чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде, киңәшләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен мондый семинарлар бик мөһим, дип билгеләде һәм алга таба эшләү өчен “яңа сулыш” алып таралыштылар.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.