+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 апрель 2025, 12:25

Фәнис Раянов исемендәге аудитория ачылды

25 апрель көнне Уфа фән һәм технологияләр университетының Хокук институтында (УУНиТ) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел ачылган, күренекле хокук белгече, профессор Фәнис Раянов хөрмәтенә аталган уку аудиториясендә булды.

Фәнис Раянов исемендәге аудитория ачылдыФәнис Раянов исемендәге аудитория ачылды
Фәнис Раянов исемендәге аудитория ачылды

Радий Хәбиров галимнең фәнни эшләре белән стенд ясалган аудиторияне карады. Төбәк Башлыгы мондый кешеләр турындагы истәлекне саклауның һәм аларның фәнни мирасын киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.

Республика җитәкчесе шулай ук профессорның туганнары, шул исәптән аның улы Айрат Раянов белән аралашты.

Башкортстан Башлыгына УУНиТ Хокук институты диссертация советының яңа утырышлар залын да тәкъдим иттеләр.

- Без советны 2024 елда тергездек. Бездә инде кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау бара. Бу зур югары уку йорты – Уфа фән һәм технологияләр университеты төзелү нәтиҗәсендә мөмкин булды, – дип сөйләде Хокук институты директоры, юридик фәннәр докторы Руслан Зәйнуллин.

Белешмә:

Фәнис Мансур улы Раянов - юридик фәннәр докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. 1938 елның 12 декабрендә Бакалы районында туа. Карьерасын прокуратура органнарында башлый, аннары үзен фәнни һәм укытучылык эшчәнлегенә багышлый. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында эшли, Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты деканы була. Аның бер укучысы - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. 200дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә 40тан артык юридик фәннәр кандидаты һәм 4 доктор әзерләнгән. Хокукый дәүләт проблемалары Уфа фәнни мәктәбенә нигез салучы.

Фото: главарб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас