

Мәскәүнең Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узачак чара үзәк вакыйга булачак. Башкортстан делегациясе составында Мәскәүгә “Росмолодежь”ның «Больше чем путешествие» программасы сертификатларын алган алты студент барачак. Шулай ук марафонда катнашу өчен мәктәп директорларының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләре дә барачак.
- Марафон Җиңү көненә багышланачак. Бу - илебез тарихында героик этапны гәүдәләндерүче бөек бәйрәм. Җиңү, һич арттырмыйча, бөтен кешелекнең киләчәген үзгәртте. Күпмилләтле халык зур тырышлык һәм югалтулар бәрабәренә фашизмны җиңде, кешеләргә ирекле һәм тыныч тормыш бүләк итте. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының үткән заман вакыты юк, бүген алар 80 ел элек булган кебек актуаль. Яшьләрнең үз тарихларын белүе һәм хәтерләве мөһим. Балалар төрле өлкәләрдәге казанышларның җиңүгә ничек бәйле булуын аңларга тиеш, - дип ассызыклады Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Марафон бөтен илне колачлый, аның мәйданчыклары һәр федераль округта ачылачак. Программага стартны Ерак Көнчыгышта, Көньяк Сахалинда бирәчәкләр. Аннары марафон Русиянең яшьләр башкалалары – Пермь һәм Омскида, шулай ук Салехардта узачак. Чаралар Мәскәүдә, Казанда һәм Рязаньда дәвам итәчәк. Мәйданчыклар Донецк Халык Республикасында, Владикавказда, герой-шәһәрләр Санкт-Петербургта һәм Севастопольдә эшләячәк.