+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 апрель 2025, 05:44

Укытучыларга хезмәт хакы яңача түләнәчәк

Хезмәт хакы артачакмы, төшәчәкме?

Укытучыларга хезмәт хакы яңача түләнәчәкУкытучыларга хезмәт хакы яңача түләнәчәк
Укытучыларга хезмәт хакы яңача түләнәчәк
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов "Беренче канал"ның туры эфирында мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләүнең яңа системасы принциплары турында сөйләде. Министрның сүзләрен "РИА Новости" басмасы җиткерә.

Яңа түләү системасы нигезендә хезмәт хакының 70 процентын - база өлеше, ә калган 30 процентын төрле стимуллаштыручы түләүләр тәшкил итәчәк.

Элегрәк, Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, яңа системаны 2026 елда раслау планлаштырыла, ә 2027 елдан аны илнең барлык мәгариф учреждениеләрендә кертә башлаячаклар, дип хәбәр итте.

Фото: "Риа Новости"

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас