Узган елның беренче яртысында Русия мәктәпләре педагогик хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 71,4 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, узган елның гыйнвар-июнь айларында укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 71,4 мең сум тәшкил иткән һәм, 2023 елның алты ае белән чагыштырганда, 12,3 процентка арткан.
Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү педагогик хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 15,1 процентка арткан, 55,6 мең сумга кадәр, өстәмә белем бирүнең — 14,4 процентка, 66,1 мең сумга кадәр, колледж укытучыларының һәм производствода белем бирү мастерларының — 13,1 процентка, 71,7 мең сумга кадәр арткан.
Ведомствода, узган елның октябрь-ноябрь айларындагы мәгълүматлар мониторингы нигезендә, 10 төбәктә «укытучы» вазыйфасы буенча хезмәт хакы ставкасы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә тигез, яки аннан да күбрәк — 19 242 сум, дип белдерәләр.
Югары белем булганда атнага 18 сәгать нормасы өчен хезмәт хакының максималь күләме Мәскәүдә — 65 189 сум һәм Санкт-Петербургта — 47 542 сум теркәлгән.
Автор фотосы.