+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Мая 2025, 07:44

Вузара кампус проекты - җиңүче

Проект командасы, бөтен Русиядән 7000 дәгъвачыны узып, икенче урынны алды.

Вузара кампус проекты - җиңүчеВузара кампус проекты - җиңүче
Вузара кампус проекты - җиңүче

Вузара кампуста УДНТУның стартап-студиясе проекты Мәскәү инноваторлары академиясе конкурсы финалы лидерлары арасына керде. Проект командасы, бөтен Русиядән 7000 дәгъвачыны узып, икенче урынны алды. Приз - 300 мең сум - нефть, фармацевтика һәм химия тармагы өчен матдәләр эшләү һәм импортны алмаштыру белән шөгыльләнүче «Микрофлюидика» җәмгыяте проектын үстерүгә тотылачак.

- Башкортстан тармак фәне, фәнни мәктәпләре, алга киткән инжинирингы, үз белгечләре, илдә танылган һөнәри әзерлек системасы белән көчле. Безнең төбәктә 450дән артык оешма инновацион эшчәнлек алып бара. Аңа ярдәм итү өчен тулы бер инфраструктура бар - дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦы, Башкортстанда инновацияләргә ярдәм итү үзәге, Башкортстанның венчур фонды, «Киләчәк моторлары» мәктәбе, «Роснефть-УГНТУ» фәнни -мәгариф үзәге һәм «ОДК-УМПО» һөнәргә өйрәтү-укыту үзәге, – дип билгеләп үтә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

«Микрофлюидика» җәмгыяте фармацевтика һәм нефть химиясендә күп кенә матдәләрне, шул исәптән микроэлектрон һәм аккумулятор тармаклары өчен эшләнмәләр җитештерә торган универсаль эреткесне синтезлау технологияләрен эшләүдә махсуслаша.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас