Бүген съезд кысаларында тугыз мәйданчык эшли, анда күренекле спикерлар, галимнәр, тел белгечләре, укытучылар, тәрбиячеләр фикер алыша. Башкортстан Милли музеенда эшләгән мәйданчыкта республиканың тарихын һәм мәдәниятын саклау мәсьәләләре каралды.
Бу мәйданчыкның төп аудиторисе төрле өлкәләрдән килгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары булды. Алар арасында Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районыннан килгән Гөлнур Галләмова да бар иде.
“Мин бу съездга бик шатланып килдем. Башкортстанга мондый зур чарага икенче тапкыр килүем. Узган елда “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”төбәкара һөнәри осталык конкурсында катнашып, лауреат булган идем. Минемчә, укытучыларга мондый чаралар бик кирәк. Тәҗрибә уртаклашырга, яңалыклар белән танышырга зур мөмкинлекләр бирелә. Мин 1-9нчы сыйныфларга башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Укучыларым өчен дә күп яңалыклар алып кайтачакмын. Әлеге съезд башкорт теленең абруен күтәрүгә яхшы этәргеч бирәчәк дип өметләнәм”, — ди Гөлнур Фәнәгил кызы.
Уфаның 52нче лицее укытучысы Шәүрә Әбсәләмова съездга зур өметләр белән килгән. 33 ел педагогик стажы булган мөгаллимә әлеге чарада катнашуы белән горурлана, катнашу зур хөрмәт дип саный. Шунысы мөһим, Шәүрә Мөхәммәт кызы педагоглар династиясен дәвам итүче тәҗрибәле укытучы. Бу династиянең гомум педагогик стажы — 782 ел.
Динар Кәлимуллин фотосы.