+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 Май 2025, 03:25

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Республика Башлыгы башкорт телен өйрәнү системасында төп шартларны атады.

Хезмәтегез өчен рәхмәт!Хезмәтегез өчен рәхмәт!
Хезмәтегез өчен рәхмәт!
Башкортстан өчен гаиләне һәм мәктәпкәчә звенодан башлап, мәгариф системасының барлык баскычларын колачлап, этно-мәдәни тәрбия системасын җайга салу мөһим. Бу эш бүген 800дән артык балалар бакчасында башкарыла.

Әмма, Радий Хәбиров башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II бөтенрусия съездында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, күп кенә мөһим юнәлешләр буенча әле күп эшләр башкарасы бар.

– Балалар бакчаларында башкорт телен өйрәнү кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бу телне уңышлы үзләштерү өчен бик мөһим. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Мәгарифне үстерү институтыннан, югары уку йортларының профильле кафедраларыннан әлеге бурычны хәл итүгә активрак кушылуны сорыйм. Бу эшкә яшь педагогларны җәлеп итәргә кирәк, дип саныйм. Яңа методикалар, үстерә торган уеннар, кызыклы эчтәлек белән, һичшиксез, ата-аналарның балалар бакчаларында һәм гаиләләрдә башкорт телен өйрәнүгә ихтыяҗы да артачак.

Быел Уфа шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән берничә балалар бакчасында «Акбузат» инновацион проекты гамәлгә ашырыла, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башкорт теленең иң киң кулланыла торган 100 сүзен үзләштерергә ярдәм итә. Әлеге проектны сынап караганнан соң республиканың барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә дә таратырга тәкъдим итәм.

Безнең бурыч - укучыда традицион кыйммәтләргә таянып, гармонияле шәхес һәм патриот тәрбияләү. Узган елда этнопедагогика идеяләре нигезендә 1-9нчы сыйныф укучылары өчен «Тәрбия дәресләре» («Тәрбиә һабаҡтары») белем бирү программасы эшләнде һәм басылып чыкты. Бу программаны барлык милли һәм полилингваль мәктәпләрдә кертергә тәкъдим итәм, — диде республика җитәкчесе.

Төбәк Башлыгы сүзләренчә, яшь һәм тәҗрибәле белгечләрнең, студентларның һәм педагогларның, балаларның һәм ата-аналарның иҗади көчләрен берләштерү буенча мөһим адымнар ясалды.

"Энтузиастлар бик күп булып чыкты. Мондый бердәм ярдәм белән без туган телләрне саклау өчен күп эшләр башкарачакбыз. Сезгә тагын бер кат Башкортстан һәм Русия халыкларының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Сез халыкның рухи үзәген, үткәнен һәм киләчәген саклыйсыз. Хезмәтегез, эшегезгә тугрылыгыгыз, туган телне яратуыгыз өчен рәхмәт.

Хөрмәтле башкорт теле укытучылары!
Туган телебезне үстерү буенча хезмәтегез өчен тагын ла бер тапкыр рәхмәт белдерәм», – диде Радий Хабиров.

Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас