+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 Май 2025, 03:46

Галимнәр дала зоналарында тикшеренүләрне яңартты

Агымдагы елда вегетация чорының иртә башлануы белән Уфа дәүләт нефть техник университетының декарбонлаштыру технологияләре үзәге фәнни хезмәткәрләре галимнәр белән берлектә Башкортстанның Урал алды һәм Урал аръягындагы Евразия карбон полигонының дала участокларында комплекслы тикшеренүләрне яңарттылар.

Галимнәр дала зоналарында тикшеренүләрне яңарттыГалимнәр дала зоналарында тикшеренүләрне яңартты
Галимнәр дала зоналарында тикшеренүләрне яңартты

Антропоген йөкләнеш төрле дәрәҗәдә булган далаларда, шул исәптән көтүлек җирләрен, печәнлекләрне, табигый һәм хуҗалык файдалануыннан соң тергезелә торган участокларны да кертеп, галимнәр статик камералар һәм газ анализаторы кулланып, углекислый газ һәм метан агымнарын үлчәгән.

Җир өсте тикшеренүләре белән бер үк вакытта мультиспектраль камера белән җиһазландырылган пилотсыз очкыч ярдәмендә вегетация активлыгын дистанцион рәвештә күзәтте.

Тикшерү нәтиҗәләре деградацияләнгән далаларда туфракның уңдырышлылыгын арттыру, парник газларын йоту технологияләрен эшләү һәм углерод секвестрациясе потенциалын бәяләү өчен кулланылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Урал аръягы даласы участогында өстәмә сынау мәйданчыкларына төрле сортлы люцерна һәм бөртекле культуралар катнашмасы чәчелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас