

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II бөтенрусия съездының пленар утырышы эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм чыгыш ясады. Чара “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтте. Делегатлар полилингваль белем бирүне үстерү мәсьәләләре һәм тел сәясәтен гамәлгә ашыруда төп бурычлар турында фикер алышты.
Пленар утырыш алдыннан төбәк җитәкчесе Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Уфа районында төзелүче заманча мәктәпләрнең проектлары белән танышты.
Радий Хәбиров үзенең чыгышында дәүләт тел сәясәтен гамәлгә ашыруның мөһим юнәлешләре турында сөйләде.
– Алты ел элек, беренче съездда, без башкорт телен ничек җанлы, кызыклы һәм балалар өчен аңлаешлы итү турында фикер алыштык. Бүген дөрес юлдан баруыбызга инандык. Без телне саклау һәм өйрәнү өчен ныклы нигез булдырдык, – диде Радий Хәбиров. – Безнең мәгариф системасы полилингваль, полимәдәни белем бирүне максат итеп куя. Без тугыз полилингваль гимназия ачтык. Тиздән Әбҗәлил районында балалар бакчасы булган тагын бер башкорт мәктәбе эшли башлаячак. Болар барысы да – туган телләрне өйрәнү өчен яңа үсеш нокталары.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектларны да билгеләде һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае активистларына, шулай ук, республика мәктәпләренең традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм башкорт телен популярлаштыруга зур өлеш кертүче укытучыларга рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы бу юнәлештә өстенлекле бурычларны да билгеләде. Беренче чиратта тәрбия һәм белем бирү процессына, шул исәптән мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә яңа алымнар кертү турында сүз бара.
– Балалар бакчаларында башкорт телен өйрәнү кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бу телне уңышлы үзләштерү өчен бик мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Мәгарифне үстерү институтыннан, югары уку йортларының профильле кафедраларыннан әлеге бурычны хәл итүгә активрак кушылуны сорыйм.
Чыгышының ахырында республика Башлыгы башкорт телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чарада танылган җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче Мәрьям Буракаева “Башкортстанның халык укытучысы” исеменә лаек булды.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе, Башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Лилия Гомәрова съездда катнашучыларга видеосәламләү юллады. Сенатор Башкортстан Башлыгына туган телләрне популярлаштыруга игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм яшь буынны тәрбияләүдә педагогик берлекнең мөһим ролен билгеләде.
Пленар утырыш ахырында Башкортстан Башлыгы съезд делегатларына нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.
– Соңгы алты елда берничә мөһим карар кабул иттек, – диде Радий Хәбиров. – Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, алга барырга кирәк. Полилингваль мәктәпләрнең мөмкинлекләре әле тулысынча гамәлгә ашырылмаган. Алар белем бирүнең югары сыйфат дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Балаларның әзерлек дәрәҗәсен – аларның белем бирү программаларын никадәр тирәнтен үзләштерүен дә анализлау мөһим.