+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 Май 2025, 11:30

"Сез республиканы алга әйдәячәксез"

16 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшь галимнәрнең республика форумында катнашучылар белән очрашты. Чара Евразия НОЦ вузара студентлар кампусының Геном үзәге мәйданчыгында узды.

"Сез республиканы алга әйдәячәксез""Сез республиканы алга әйдәячәксез"
"Сез республиканы алга әйдәячәксез"

Үзенең кереш сүзендә төбәк җитәкчесе Башкортстанда фәнни-мәгариф мохитен ныгытуның төп юнәлешләре турында сөйләде.

– Берничә ел элек, республикабыз үсешен анализлап, без җитди мәсьәләләрне билгеләдек, - диде Радий Хәбиров. - Уку миграциясенең тискәре сальдосын сындыру мөһим иде. Меңләгән яшь егет һөнәри белем алу өчен башка төбәкләргә китә. Моннан тыш, республика илебезнең фәнни картасында сизелерлек уенчы булсын өчен без фәнне, югары мәктәпне һәм бизнесны берләштерү кирәклеген аңлый идек.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, эш ике мөһим нәрсәне формалаштыруга юнәлтелгән. Беренчесе - фәнни-мәгариф инфраструктура булдыру.

-Беренче амбициоз проект дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге булды. Без федераль дәрәҗәдә сайлап алу уздык һәм аны булдыру хокукын алдык, – диде Радий Хәбиров. - Киләсе этап безнең югары уку йортларының «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык федераль программасында катнашуы булды, ул университетларның фәнни-мәгариф базасын ныгытуга федераль акчалар җәлеп итүне күздә тота иде. Хәзер программада дүрт югары уку йорты – УУНиТ, УДНТУ, БДМУ һәм БашДАУ катнаша.

Алга таба Башкортстан заявка әзерләде һәм Русиянең заманча студентлар кампуслары төзүгә федераль ярдәм алган беренче сигез төбәге арасына керде.

Икенче өлеше - яшь галимнәргә ярдәм итү чаралары системасын формалаштыру, чөнки төбәкнең 4,5 мең тикшеренүчесеннән 2,5 меңнән артыгы - 39 яшькә кадәрге яшь галимнәр.

Соңгы дүрт елда республика фәнне үстерүгә 900 млн сум акча юнәлтте. Сүз тикшеренү эшчәнлегенә грант ярдәме күрсәтү, заманча лабораторияләр төзү, яшь галимнәрнең илнең әйдәп баручы югары уку йортларында стажировкаларын оештыру һәм аларның торак шартларын яхшырту турында бара.

- Бүген бездә сез республика территориясендә фән белән шөгыльләнә алсын өчен күп нәрсә эшләнә. Киләчәктә без мондый ярдәм күләмен арттырачакбыз. Шул ук вакытта инде хәзер үк күрәбез, уку миграциясе сальдосы уңай якка үзгәрде. Яшьләр Башкортстанга белем алу өчен килергә, биредә үз карьераларын төзергә тели. Бу бик шәп, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. – Без сезгә - яшь галимнәргә зур хөрмәт һәм өмет белән карыйбыз. Нәкъ менә сез тиздән безнең республиканы һәм бөтен илебезне алга алып барачаксыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас