+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Май 2025, 15:52

Башкортстанда БДИны 17 меңгә якын укучы тапшырачак

Бу атнада Башкортстан мәктәпләрендә 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп этабы старт ала. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Башкортстанда БДИны 17 меңгә якын укучы тапшырачакБашкортстанда БДИны 17 меңгә якын укучы тапшырачак
Башкортстанда БДИны 17 меңгә якын укучы тапшырачак

Агымдагы елда БДИда якынча 17 мең кеше катнашырга планлаштыра, үткән ел белән чагыштырганда, 1400 кешегә күбрәк. Сынаулар узу өчен 164 имтихан пункты әзерләнгән. Сынаулар 23 майда ук тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланачак.

Бердәм дәүләт имтиханында 51 812 тугызынчы сыйныф укучысы теркәлгән. Алар өчен имтиханнар 434 пунктта узачак. Аларның беренчесе, чит тел буенча, 21-22 майга планлаштырылган.

Министр БДИ катнашучылары арасында иң популяр фәннәр: профильле математика – 55,2%, җәмгыять белеме – 34,7%, информатика – 26,7%, дип өстәде.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында иң массакүләм һәм популяр фән булып информатика (55,8%) тора, 47,7% бала географияне сайлаган, җәмгыять белеме өченче фән булган (36,13%).

Узган елдагы кебек үк, 11 сыйныфны тәмамлаучыларга бер фәннән БДИны 3 яисә 4 июльдә кабат тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас