+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Май 2025, 19:00

Куезбаш мәктәбе – җиңүче!

Авыргазы районының Куезбаш авылы урта мәктәбе “Беренчеләр хәрәкәте”нең урындагы бүлекчәләре федераль конкурсында җиңү яулады. Бу – укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте нәтиҗәсе.

Куезбаш мәктәбе – җиңүче!Куезбаш мәктәбе – җиңүче!
Куезбаш мәктәбе – җиңүче!
Конкурс чикләрендә яуланган 200 мең сумга мәктәп укучы-ларының тормышын тагын да кызыклырак итеп, җанландырып җибәрүче төрле корылмалар сатып алынды. Хәзер укучыларның төрле яшьләр хәрәкәтләренең символикасы тегелгән киемнәре бар. Аларны укучылар зур горурлык белән кия. Шулай ук яшьармиячеләр өчен дә кием комплектлары алынды. Балалар башлангычлары үзәге өчен шкаф – уңышлы эш өчен бик кирәкле җиһаз. Яңа спорт корылмалары физик культура дәресләрен тагын да активрак һәм мавыктыргычрак үткәрергә мөмкинлек бирә. Яңа баннерлар һәм стендлар – һәр чараның мөһим өлеше. Хәзер чараларны шулар ярдәмендә бизәячәкләр.
Яңа корылмалар укучыларның сәләтләрен үстерергә, команда рухын ныгытырга булышлык итәчәк.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас