

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә “Заһитов көннәре” республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган данлыклы якташыбыз Гази Заһитовның якты истәлегенә, шулай ук, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланган чара дәүләт эшлеклеләрен, галимнәрне, республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Ырынбур өлкәсеннән мәктәп укучыларын һәм педагогларны җыйды.
Республика дәрәҗәсендә узган фәнни-гамәли конференциянең 65нче гимназия коллективы тарафыннан оештырылуы һәм биредә узуы бер дә очраклы түгел. Әлеге уку йорты 2022 елдан каһарман якташыбыз Гази Заһитов исемен йөртә һәм моның белән хаклы рәвештә горурлана.
– Шунысы сөендерә, конференция беренче тапкыр оештырылуга карамастан, киң колач алды. Укучылар җиде номинация – Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның каһарманлыгы, кораллы конфликтлар вакытында, махсус хәрби операция зонасында, ил тарихында эз калдырган геройлар, музейлар эшчәнлеге, телне саклау һәм патриотик тәрбия бирү темалары буенча проект эшләре башкарды. Эксперт комиссиясе игътибарына 250дән артык эш тәкъдим ителде. Аларның 97се йомгаклау этабына узды. Конференциядә катнашучы һәр укучының проектын уңышлы яклавын телим, – диде чараны ачу тантанасында гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов фашизмны җиңгән совет халкының батырлыгын үсеп килүче буынга җиткерү буенча гимназия коллективының зур эш башкаруын билгеләде. Нәкъ менә шундый кешеләр турында без яшь буынга сөйләргә тиеш. Балалар ата-бабаларының батырлыгын, илебезнең бөеклеген белеп үссеннәр, дип ассызыклады Заһир Әхсән улы.
65нче Татар гимназиясе коллективы чараны югары дәрәҗәдә оештырган. Кунакларга хәрби тематикага музыкаль композиция, милли уеннар, осталык дәресләре, белем учагының данлыклы “Мирас” этнографик музеена, шулай ук Хәрби Дан музеена сәяхәт оештырылды. Каһарман милләттәшебез Гази Заһитовка багышланган стенд янында аның турында истәлекләрне яңартып, һәркайсыбыз татар солдатының батыр, якты, кешелекле һәм игелекле образын күз алдына китердек. Ил тарихындагы иң авыр көннәрне – Ленинград блокадасын да хәтергә төшерде гимназиячеләр. Дәһшәтле елларда һәр кешегә яшәү көче биргән 125 граммлы икмәк кисәге тараттылар.
Укучылар җиде секциягә бүленеп, жюри каршында үз проектларын яклады, сорауларга җавап бирде. Конференциядә фәнни яктан якын килеп башкарылган эшләр күп булды. Бу укучыларның гына түгел, аларның укытучылары – фәнни җитәкчеләренең дә уңышы, билгеле. Нәтиҗәдә, 8 җиңүче һәм 87 призер билгеләнде. Бу урында Уфаның 65нче, 64нче гимназияләре, 97нче, 4нче мәктәпләре, 107нче лицее, Мостай Кәрим исемендәге 158нче Башкорт гимназиясе, Уфа районының Михайловка, Дорогино авылы мәктәпләре, шулай ук Иглин, Илеш, Гафури, Кыйгы, Туймазы районнары укучыларының активлыгын һәм фәнни эшкә җитди каравын билгеләп үтәргә кирәк.
“Республикабызда батырларның истәлеген саклау һәм яшь буынга җиткерү өчен бик күп эшләр башкарыла. Батырлык бервакытта да югалмый, онытылмый. Бүген Татар гимназиясе Гази Заһитовка һәйкәл куйды. Геройларны искә алу, алар турындагы истәлекләрне тергезү – үзе үк батырлык. Әти-әниләрегезнең горурлыгы, илебезнең данын яклаячак батырлар булып үсегез!” – диде яшь тикшеренүчеләрне тәбрикләп, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов.
Чарага махсус кунак – Гази Заһитовның якын туганы Рамил Сәгыйдулла улы һәм аның җәмәгате Гүзәл Миңнехан кызы килгән иде. Рамил абый рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып кадаган герой абыйсы турында истәлекләре белән бүлеште.
– Гази абый – безнең гаилә өчен һәрвакыт горурлык, кешелеклелек, итагатьлелек үрнәге булды. Ул – минем әтиемнең бертуган энесе. Гази абый сугыштан кайткач авыл Советы рәисе һәм МТСта механик булып эшли. Кызганычка каршы, запчасть алырга дип “полуторка” машинасында барганда һәлакәткә очрый. Нибары 32 яшендә гомере фаҗигале өзелә. Әлбәттә, мин аның турында әти-әнием, туганнарым, авылдашларыбыз, сыйныфташлары сөйләгәннәрдән генә беләм. Мәктәп елларында миңа Гази абый турында бик күп мәгълүмат тупларга туры килде, чөнки нинди генә чара үтмәсен, кардәше буларак, миңа чыгыш ясау бурычы йөкләнә иде. Әлбәттә, балалык белән: “Нигә гел миңа гына шундый эш кушалар соң?!” – дип укытучыларыма үпкәләп тә куя идем. Ләкин каһарман абыем турында һәр мәгълүмат аңа карата хөрмәт, горурлану хисләрен ныгыта гына барды. Без, җиде бала, Гази абый туып-үскән төп нигездә үстек. Бүген дә авылыбызга кайтып йөрибез, туган нигезебезнең утын сүндермибез, – дип истәлекләре белән бүлеште Рамил Сәгыйдулла улы.
Оештыручылар да, катнашучылар да бертавыштан “Заһитов көннәре”нең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.
Автор фотосы.