Башкортстанда быел БДИ һәм төп дәүләт имтиханын тапшырганда 760 ата-ана укучыларны имтихан тапшыру пунктына кертелү процессын беренче мәртәбә күзәтә алачак. Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы атналык оператив киңәшмәсендә төбәк мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
— Быел БДИ һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү мониторингында ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ярдәмчеләре катнашачак. Бүгенге көнгә 650 ата-ана һәм вәкаләтле вәкилнең 7 кешесе шундый пунктларда эшләү өчен аккредитацияләнгән. Барлыгы 760 ата-ана чыгарылыш укучыларын имтихан тапшыру пунктына кертү процессын күзәтәчәк, — диде ул киңәшмәдә.
Министр, имтиханнар вакытында республикада өч ситуацион үзәк эшләячәк, дип өстәде. Аларда иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында мең ярымнан артык кеше эшләячәк.
— Имтиханнарны объектив үткәрү аларны оештыруда төп өстенлек булып тора. Бу максатларда быел да без БДИ уздыру пунктларының 1300дән артык аудиториясендә имтихан материалларының тулы комплектын сканерлау технологиясен дәвам итәчәкбез, ул укучыларның эшләрен аудиториядән турыдан-туры тикшерүгә җибәрергә мөмкинлек бирә, моның өчен барлык аудиторияләр һәм штаблар техник яктан җиһазландырылган, — дип билгеләде Илдар Мәүлетбирдин.
Федераль тестлау үзәгеннән контроль-үлчәү материалларын якланган элемтә каналлары аша имтихан уздыру пунктларына тапшыру технологиясе төп дәүләт имтиханында да кулланылачак. Министр фикеренчә, бу мәгълүматның социаль челтәрләргә таралуын булдырмаска ярдәм итәчәк. Бүген әлеге технологияне Русия төбәкләренең яртысы гына файдалана, һәм Башкортстан — пунктлар, аудиторияләр һәм имтихан тапшыручылар саны буенча иң күпсанлы төбәк.
Фото: bashinform.ru