Башкортстаныбызны җир шарының нинди генә почмагы белән чагыштырып карасаң да, аңа тиң булган илләр дә, шул илләрдәге табигать, һава шартлары, елгалар, күлләр, урманнар һәм таулар да юк сыман. Ә менә шушы гүзәллеккә ия Башкортстанда яшәп тә, үз гомерендә бер тапкыр да Белорет һәм Бөрҗән районнарында булмаганнар республикабызның матурлыгын бөтенләй күрмәгән кешедер кебек.
Минем героем да хозур табигатьле Бөрҗән районының иң матур авылларының берсе булган Нәби авылында 1941 елның 18 маенда якты дөньяга аваз сала. Әйтергә кирәк, ул бүген дә Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының баш белгече вазыйфасында эшли. Ул – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Салават Юлаев ордены кавалеры Мәрьям Гомәр кызы Маликова. Әтисен ул туган елны ук сугышка алалар. Кечкенә Мәрьям аны бөтенләй диярлек хәтерләми һәм аңа әти дип әйтергә, әти назын, әти кулларының җылысын тоярга насыйп булмый. Сугышка киткән әтисе әйләнеп кайтмый.
Авыр сугыш еллары. Илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Күмәк балалы гаиләдә үсә Мәрьям. Ашарга азык җитешми, кияргә кием юк. Бер үк пиманы, бишмәтне чиратлап киеп мәктәпкә йөриләр. Авылда кемнәрнең киеме юк, алар укуны бөтенләй ташларга мәҗбүр була. Мәктәпкә барсаң да, өйдә дә мичкә ягарга утын юк. Ә мәктәптә салкын булганга, ясап алып барган кара да туңа. Ничек кирәк, авылда башлангыч мәктәпне тәмамлап, күрше Байназар мәктәбенә укырга йөри һәм аны уңышлы тәмамлый. Олы кешеләр эшләгән бер эштән дә читтә калмый Мәрьям – утынын да кисә, печәнен дә чаба. Сугыш еллары беркемне дә аямый. Яшисең килә икән – тырышасың! Ә яшисе бик килә балаларның. Чөнки аннан соң булган апайлары ачлыктан шешенә. Мәктәпне тәмамлагач та фермага эшкә килә кыз. Аз булса да әнисенә дә, туганнарына да ярдәм булыр дип, сыер саварга бара Мәрьям.
Ләкин кызның күңеле укуга тартыла, бөтен уй-хыяллары укуда була һәм ул, аркасына капчык асып, үзенә юлга иптәшләр табып, Уфага юллана. Бүген Бөрҗән якларына баручылар ул араны үзенең автомобилендә ялтырап яткан асфальт юлдан җилдереп кенә үтә, әлбәттә! Ә менә шул араны, туры килсә – ат арбасына утырып, туры килмәсә – җәяүләп, таулар, кыялар һәм елгалар аша ат юллары һәм сукмаклар белән Уфага барып кара әле. Бу башка сыймас хәл! Шуның өстенә, бер авыз сүз дә урысча белмәгән килеш!
Максатчан кыз Уфага килеп Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1967 елда укуын уңышлы тәмамлап, югары белемле зоотехник дипломын ала. Аның диплом җитәкчесе авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү кафедрасының өлкән укытучысы Г. А. Суворова була. Авыл кызының тырышлыгы бушка китми. Дипломны “бишле” билгесенә яклый. Әмма ул вакытта уку йортында аспирантура булмый. Ул елларда укып бетергән кешеләрне юллама буенча бөтен Советлар Союзы буенча эшкә җибәрәләр. Мәрьям 1974 елга кадәр – Алтай краеның Мамонтов токымчылык станциясенең баш зоотехнигы, соңыннан Кемерово өлкәсенең Прокопьевск токымчылык станциясендә хезмәт сала. Ләкин туган якларны онытып буламы соң! Бигрәк тә Бөрҗәннең кыялары, Агыйдел елгасы, урманнары һәм яшел болыннары төшләренә кереп тынгы бирми. Кыз озак уйламый, үзенең диплом җитәкчесенә, ә ул вакытта авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү кафедрасы мөдире Хәмит Солтанаев була, хат яза һәм чакыру алу белән туган якларына юл тота.
Әмма авыл хуҗалыгы институтында ачылган аспирантурада урын булмау сәбәпле, аны Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына укырга җибәрәләр. Шулай итеп, ул авыл хуҗалыгы терлекләрен ашату һәм мал азыгы җитештерү буенча белемен камилләштерә.
1975-85 еллар – авыл хуҗалыгының үсешкән чоры. Башкортстанда гына да берничә кошчылык фабрикасы ачыла. Мәләвез, Чишмә, Йоматау, Яңа Раевка мал симертү комплекслары эшли башлый. Болардан тыш, һәрбер колхозда диярлек 3000 башка кадәр сарыкчылык, дуңгызчылык комплекслары эшли. Боларның барысының да уңышлы эшчәнлеге малларны дөрес ашатуга һәм аларга җитәрлек күләмдә азык җитештерүгә бәйле була. Ул елларда Башкортстан СССРда иң күп бөртекле культуралар җитештергән төбәк санала иде. Шуңа да мал азыгы культуралары уңышын арттыру һәм булган азыкны төрле технологияләр нигезендә әзерләү юлы белән чишәргә кирәк иде.
Мал азыгы хәзерләү һәм терлекләрне кышлату кампанияләрендә актив катнашты Мәрьям. Ул булмаган бер генә район һәм ул эшләмәгән колхоз-совхоз да калмагандыр, мөгаен. Элегрәк Башкортстанда биш елның өч елы корылык була иде, ләкин хуҗалыклар бер баш мал кимүгә дә юл куймады. Булган төрле азыкны парландырып та, аммиак һәм төрле препаратлар белән эшкәртеп тә әзерләделәр. Шуңа да маллардан продукция алу кимеми иде. Әлеге эшләрдә галимә хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтте. Шул елларда гына да ул мал азыгы буенча берничә патент һәм авторлык таныклыгы алды. Ул башта өлкән хезмәткәрдән әйдәүче һәм баш гыйльми хезмәткәр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
Бер үк вакытта кандидатлык диссертациясе өстендә актив эш алып барды. Хуҗалыкларда үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә 1982 елда – кандидатлык, ә 2003 елның маенда докторлык диссертациясен уңышлы яклады. Шул ук вакытта ул 250дән артык фәнни хезмәт, 5 монография, 13 рекомендация, Башкорт дәүләт аграр университеты һәм А. К. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе студентлары өчен уку кулланмалары авторы да. Ул, шулай ук, авыл хуҗалыгы тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә дә актив эш алып бара. Аның кул астында 4 авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты һәм 3 биология фәннәре кандидаты әзерләнде. Мәрьям Гомәр кызы 2011 елдан профессор. Ул, шулай ук, берничә диссертация советы әгъзасы һәм докторлык, кандидатлык диссертацияләрен әзерләүдә, аларны тикшерүдә оппонент булып чыгыш ясады. Хезмәтләре 2009 елда “Урал дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең мактаулы докторы” исеме белән бәяләнә. Күп тапкырлар Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Русия Фәннәр академиясенең һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренеү институтының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен дә горур йөртә. Республика алдында күрсәткән хезмәтләре өчен 2025 елда Салават Юлаев орденына лаек булды.
Менә шулай. Сугыш вакытында туып, балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, әтисез, күпме михнәтләр күреп үсеп, кояшка таба үрелгән чәчкәдәй һәрвакыт яктыга, дуслар, кешеләр арасына омтылды, башта – укуга, соңыннан хезмәткә булган омтылышы яшәргә һәм эшләргә көч, дәрт биреп торды аңа. Аграр тармак ветераны бүген дә сафта. “Дөньялар имин, күкләр аяз, илдә тынычлык булсын!” – дип тели Мәрьям апа.
Фәнүз Шәгалиев.