+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 Май 2025, 11:31

Башкортстан белән «Знание» җәмгыяте килешү төзеделәр

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында «Знание» җәмгыяте генеральный директоры Максим Древаль белән очрашты. Ул республика башкаласына «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсендә катнашу өчен килгән иде. Көн тәртибендә - мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлектә үзара хезмәттәшлекне үстерү.

Башкортстан белән «Знание» җәмгыяте килешү төзеделәрБашкортстан белән «Знание» җәмгыяте килешү төзеделәр
Башкортстан белән «Знание» җәмгыяте килешү төзеделәр

Максим Древаль Башкортстан Башлыгына җәмгыятьнең төбәк бүлекчәсе үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

- Без Башкортстанда киң таралган барлык проектларыбызны гамәлгә ашырабыз. Халык аларда актив катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, ата-аналар башлангычлары конкурсында республика 74 проект белән инде икенче сезон җиңүчеләр саны буенча лидер булды, ә конкурста барлыгы 687 мәктәп катнашты. Бу - бик яхшы нәтиҗә, - дип ассызыклады Максим Древаль.

Яклар, шулай ук, республика муниципалитетларында мәгърифәтчелек эшчәнлеген алга таба үстерү, «Знание» җәмгыятенең түләүсез контентын телевидение, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен куллану турында фикер алышты.

Очрашу азагында Радий Хәбиров һәм Максим Древаль Башкортстан Хөкүмәте белән Русиянең «Знание» җәмгыяте арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас