+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 июнь 2025, 11:25

Дөрес сайланган һөнәр киләчәкне билгели

Башкортстанда "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Дөрес сайланган һөнәр киләчәкне билгелиДөрес сайланган һөнәр киләчәкне билгели
Дөрес сайланган һөнәр киләчәкне билгели

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Киләчәккә Билет» һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Ул үсмерләргә дәресләр, практикумнар, гаиләләр белән аралашу һәм өстәмә белем аша кызыксынуларына һәм сәләтләренә туры килә торган һөнәр сайларга ярдәм итәргә тиеш. Модельнең максаты— укучыларда хезмәткә әзерлек формалаштыру һәм аларга киләчәк карьераларын билгеләргә ярдәм итү. Әлеге проект «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

- «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделен гамәлгә ашыру мәктәп укучыларының күпчелеген хезмәт базары турында кирәкле белем һәм һөнәри үзбилгеләнү мөмкинлекләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Проект куелган максатларны уңышлы үтәде, укучыларга заманча һөнәри пробаларга, экскурсия программаларына һәм диагностика чараларына юл ачты. Бу чаралар компетентлы кадрлар формалаштыруга ярдәм итә һәм төбәк икътисадын үстерүнең стратегик максатларына җавап бирә, – дип белдерде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 1 сентябрьдән проектның яңа этабы башлана, анда һәр укучы «Россия – мои горизонты» курсында һәм төбәкнең әйдәп баручы предприятиеләрендә һөнәрләр дөньясы белән таныша, түләүсез профориентацион диагностика уза һәм, колледжлар һәм университетлар базасында һөнәри пробаларда катнашып, үзен һөнәрдә сынап карый алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас