+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Июня 2025, 05:40

Вузара кампуста яңа киңлек ачылды

30 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Китап берлеге президенты Сергей Степашин Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампуста булдылар, анда яңа иҗтимагый-мәгърифәтчелек киңлеге тәкъдир ителде.

Вузара кампуста яңа киңлек ачылдыВузара кампуста яңа киңлек ачылды
Вузара кампуста яңа киңлек ачылды

Проект 2025 елның апрелендә Русия «Белем» җәмгыятенең төбәк бүлеге Күзәтчелек советы утырышы йомгаклары буенча республика җитәкчесе йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырылды. Киңлекне булдыруның максаты - Русия «Белем» җәмгыятенең төбәк бүлекчәләренең, Урыс география җәмгыятенең, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең һәм Русия тарихи җәмгыятенең уртак мәгърифәтчелек башланргычларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү.

IQ-паркның икенче катындагы бинада оешмалар вәкилләре өчен дүрт эш зонасы, уртак эшчәнлек өчен коворкинг, китапханә һәм мультимедиа экраны җиһазландырылган.

Төбәк бүлекчәләре вәкилләре үз оешмаларының эшчәнлеге, шулай ук уртак эш планнары турында сөйләделәр. Әйтик, 2025 елның җәендә профильле сменалар вакытында «Патриот» паркында күчмә күргәзмәләр һәм лекцияләр узачак, ә октябрь-декабрь айларында Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында зур күчмә күргәзмә узачак, ул 10 мең кешене үз эченә алачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас