+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 июнь 2025, 09:55

Олег Калинко вузара кампус инфраструктурасын югары бәяләде

Уфада «Сколково» фондыннан Өстенлекле проектларны үстерү департаментының «Химия» юнәлеше буенча директоры Олег Калинко булды.

Олег Калинко вузара кампус инфраструктурасын югары бәяләдеОлег Калинко вузара кампус инфраструктурасын югары бәяләде
Олег Калинко вузара кампус инфраструктурасын югары бәяләде

Кунак Башкортстан башкаласының фәнни-мәгариф инфраструктурасы белән танышты. Эксперт Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге лабораторияләрендә булды. Олег Калинко кампуста төзелгән инфраструктураны һәм республиканың фәнни-технологик потенциалын югары бәяләде.

- Искиткеч тәэсирләр: мөмкинлекләр бик күп, көчле эшләнмәләр, яхшы технологик нигез. Төбәкнең «Сколково» фонды белән хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре күп. Сезнең кампуста эшләрегезне карадым - бу искиткеч. Дөресен генә әйткәндә, мондыйны минем беркайда да күргәнем юк иде әле. Сез башкарган эшкә катнашлыгыбыз булса һәм файдалы булсак, мин бик шат булачакмын, - дип билгеләде «Сколково» эксперты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас