Башкортстанда химия, тарих һәм әдәбият буенча БДИның беренче нәтиҗәләре билгеле булды, дип хәбәр итәләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Химиядән имтиханны 2775 кеше тапшырган, 68 укучы 100 балл җыйган, узган елда бу фән буенча 52 укучы йөз балл җыйган иде. 730 укучы 81 һәм аннан да югарырак балл җыйган.
Тарих буенча БДИны 1538 кеше язган. Өчесенең нәтиҗәсе — 100 балл. 251 кеше 81 һәм аннан да югарырак балл җыйган.
Әдәбият буенча имтиханны 536 кеше тапшырган. Бер укучы 100 баллга язган, 81 һәм аннан да югарырак балл – 32 укучыда.
Фото: “Башинформ”