+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 июнь 2025, 11:10

100 балл алучылар билгеле

Башкортстанда профильле математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.

100 балл алучылар билгеле100 балл алучылар билгеле
100 балл алучылар билгеле

Башкортстанда профильле математика буенча БДИның беренчел нәтиҗәләре билгеле булды. Уфа мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, республика башкаласындагы өч укучы максималь нәтиҗәләргә ирешкән.

Социаль челтәрләрдән билгеле булганча, Әлшәй районы Раевка авылының 4нче мәктәбен тәмамлаучы укучы да профильле математика буенча 100 балл җыйган. Салават районы укучысына максималь нәтиҗәгә бер балл гына җитми калган.

Как стало известно из соцсетей, 100 баллов по профильной математике также получил выпускник школы №4 села Раевский Альшеевского района. Одного бала не хватило до максимального результата школьнику из Салаватского района.

“Рособрнадзор” мәгълүматлары буенча, профильле математика буенча БДИны 27 майда ил буенча 306 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Профильле дәрәҗәсендәге математиканы тапшыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 30 меңгә арткан.

Профильле математика буенча уртача балл — 62,05, бу шулай ук якынча узган ел дәрәҗәсендә. Гомумән алганда, катнашучыларның 60 проценттан артыгы 60 баллдан югары нәтиҗә алган, бу аларның югары уку йортларында инженерлык һәм икътисадта кирәкле башка белгечлекләрдә укуларын ышанычлы дәвам итәргә әзер булуын күрсәтә. Инженерлык һәм IT белгечлекләре буенча потенциаль абитуриентлар санының артуы, бер ел элек булган белән чагыштырганда, 18 меңгә якын кеше тәшкил итте.

База математикасы буенча БДИны 328 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Уртача балл, узган елдагы кебек үк, 4,08 тәшкил итә. Катнашучыларның 36 процентка якыны бишле алган, бу узган ел күрсәткеченнән югарырак.

Исегезгә төшерәбез, тарих, әдәбият һәм химия буенча БДИ нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 72 укучы 100 балл җыйды. Шуларның 68е — химия, өчесе — тарих һәм берсе әдәбият буенча.


Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас