Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
“Роспотребнадзор” белән берлектә балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмалары тарафыннан барлык типтагы санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алу мониторингы үткәрелде, ачыкланган барлык мәсьәләләр хәл ителде. Җәйге чорда эшләргә планлаштырылган лагерьларның гомум саныннан (1899) 1859ы балаларны кабул итәргә әзер, бу 98 процент тәшкил итә. Калган объектларда тикшерү вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү төгәлләнә. Июль, август айларында ачылырга планлаштырылган башка объектлар әзерлек эшләрен төгәлли”, — дип белдерде министр.
Аның сүзләренә караганда, министрлык махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен дә юлламалар бирә. Бүген июль һәм августка заявкалар формалаштырыла. Барлыгы 26 шәһәр яны стационар лагере әлеге категориядәге балалар өчен профильле сменалар уздырачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә үсмерләрнең девиант тәртибен профилактикалауга юнәлтелгән профильле сменалар үткәрәчәк. Алар яшь инспекторлар өчен — “Безопасные дороги. Регион 102”, эчке эшләр органнарында исәптә торучы, шулай ук социаль хәвефле үсмерләр өчен — “Код безопасных каникул. Регион 102”, авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр өчен “Яшь спецназчы” сменалары. Шулай ук, җәйге чорда Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча профильле “Йәйләү” сменасы оештырылачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык муниципалитет башлыкларына урыннарда балалар ялы программасы белән җентекле танышырга кушты. “Мин, шулай ук, “Роспотребнадзор”дан балаларыбыз җәйге лагерьлардан сәламәт һәм ял итеп кайтсын өчен барлык мәсьәләләрне дә игътибар белән һәм катгый рәвештә хәл итүләрен сорыйм”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанның балалар лагерьларында быел җәй Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан да 600 кыз һәм малай ял итәчәк.