+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 июнь 2025, 05:50

Уфада уникаль мәктәп ачылды

Ул ил өчен белгечләр әзерләячәк.

Уфада уникаль мәктәп ачылдыУфада уникаль мәктәп ачылды
Уфада уникаль мәктәп ачылды
Саклык банкының илебездә чираттагы - 16нчы мәктәбе Уфада ачылды, әмма чынлыкта ул - беренче. Ни өченме?

Илдә 15 урында «Школа 21» белем бирү проекты эшли, ләкин аларның берсе дә тере системалар инженериясе белән бәйле түгел. Ә Башкортстанда нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәчәк «Школа 21+» барлыкка килде.

“Школа 21+" Уфада Саклык банкы тарафыннан Башкортстан Хөкүмәте белән берлектә гамәлгә ашырыла, санлы чор IT-белгечләрен әзерләүнең күп дәрәҗәле экосистемасы буларак, мәктәп укучыларыннан алып, биоинформатика һәм big data өлкәсендәге профессионалларга кадәр.

"Республика Башлыгы төбәкнең фәнни һәм җитештерү потенциалына бәйле специализация уйлап табуы нәтиҗәсендә без бергәләп Уфада шундый проектны эшләтеп җибәрдек. Ул - бөтен ил өчен белгечләр әзерләячәк абсолют уникаль мәктәп”,- дип билгеләде “Русия Саклык банкы" президенты Герман Греф.

Мәктәптә барысы да уңайлы уку һәм экологик аралашу өчен җиһазландырылган. Аның ишекләре һәрвакыт ачык.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас