

Үз чыгышында төбәк җитәкчесе география укытучыларының укучыларда туган якка мәхәббәт һәм аның табигатен саклап калу теләген формалаштыруын билгеләп үтте.
- Нәкъ менә сез балаларны әйләнә-тирәбездәге гаять зур дөньяга алып барасыз һәм шуның белән бик мөһим миссияне үтисез. Мин үзем Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлегенең Попечительләр советы рәисе булып торам. Һәм бу мәсьәләдә безнең төп көрәштәшләребез һәм партнерларыбыз – география укытучылары, - диде Радий Хәбиров. - Безнең идарә итү командасының стратегик юнәлешләреннән берсе-республикада, илебездә, башка дәүләтләрдә яшәүчеләр өчен Башкортстанның табигый байлыкларын һәм матурлыгын ачу. Шуңа күрә без туристлык инфраструктурасын актив үстерәбез. Ә тулаем алганда бу өлкәдә зур, җитди һәм максатчан эш алып барабыз. Ләкин әгәр дә сез, педагоглар, «интеллектуаль юл» салмасагыз һәм төбәккә кызыксыну уятмасагыз, безгә бу бурычны үтәү авыр булачак. Сезнең тәкъдимнәрегезне тыңларга һәм аларны карарга әзермен.
***
Аннары Радий Хәбиров педагогларның сорауларына җавап бирде. Алар, аерым алганда, тәҗрибә алмашу өчен республика муниципалитетларында география укытучылары слетларын югары уку йортлары укытучыларын җәлеп итеп оештыру мөмкинме икәнлеге белән кызыксындылар. Башкортстан Башлыгы инициативаны хуплады һәм мондый чараларны мәдәни һәм табигый мирас объектлары белән янәшә уздырырга мөмкин булуын билгеләп үтте.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-vstretilsya-s-uchitelyami-geografii-iz-gorodov-i-rayonov-bashkortostana-78711/