+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 июнь 2025, 06:30

Ялларыгыз матур үтсен!

Башкортстанга ялга Луганск Халык Республикасыннан 100 бала килде.

Ялларыгыз матур үтсен!Ялларыгыз матур үтсен!
Ялларыгыз матур үтсен!

Башкортстанга ялга Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәреннән беренче төркем балалар килгән. Мәләвез районының “Дуслык” сәламәтләндерү лагеренда 96 бала ял итәчәк, дип хәбәр итте мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.

"Җәй буе без Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан балаларны һәм озатып йөрүчеләрне кабул итәчәкбез. Республикада ял итүче балалар Башкортстан тарихы, аның традицияләре белән танышачак. Ышанам, кызлар һәм малайлар өчен ял файдалы булачак һәм бик күп уңай хис-кичерешләр китерәчәк”, - дип язган ведомство җитәкчесе социаль челтәрләрдә.

Элегрәк язуыбызча, быел җәй айларында Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан 600 бала ял итәчәк.

 

Фото:соцсети Ильдара Мавлетбердина

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас