+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 июнь 2025, 11:35

11 укучыбыз җиңү яулады!

Башкортстаннан 11 укучы Бөтенрусия олимпиадасында җиңүче булды.

11 укучыбыз җиңү яулады!11 укучыбыз җиңү яулады!
11 укучыбыз җиңү яулады!
Башкортстаннан 11 укучы Бөтенрусия мәктәп олимпиадасында җиңү яулады. Республикадан барлыгы 57 кеше җиңүче һәм призерлар рәтенә керде, дип хәбәр итте республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә.
"Бу республиканың олимпиада хәрәкәтендә катнашу чорында иң яхшы нәтиҗә. Республика, гадәттәгечә, Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу нәтиҗәләре буенча иң көчле төбәкләр унлыгына керә. Агымдагы елда безнең төбәк йомгаклау этабына җибәрелгән катнашучылар саны буенча төбәкләр рейтингында 5нче урынны алды. Республика быел Бөтенрусия укучылар олимпиадасында катнашулар саны буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керде (850 737 катнашу) һәм Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм Краснодар краеннан кала, 4нче урынны алды", – дип билгеләп үтте Илдар Мәүлетбирдин.
Уфа Бөтенрусия мәктәп олимпиадасын үткәрү буенча нәтиҗәле эш алып баручы муниципалитетлар арасында абсолют лидерга әверелде. Шулай ук Стәрлетамак, Октябрьский һәм Сибай шәһәрләре, Туймазы, Борай, Мәләвез, Благовещен, Зианчура, Авыргазы, Кыйгы һәм Уфа районнары лидерлар рәтендә.
Илдар Мәүлетбирдин шулай ук «Аврора» талантларны үстерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең яңа җиңүләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Вузара студентлар кампусы төзелгәч, үзәк яңа мәйданнар алды.
«Башкортстан командасының Идел буе федераль округының Х Интеллектуаль олимпиадасының округ этабында “Пилотсыз очу аппаратлары белән программалаштыру " конкурсында җиңүе аеруча зур казаныш булды. Моннан тыш, «Аврора» үзәге укучысы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында «Юниорлар» яшь категориясендә «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча — 1нче һәм йомгаклау этабында 4нче урынны алды. Башкортстан Республикасы командасы «Яңа биеклек» пилотсыз авиация системалары буенча Бөтенрусия турнирында өченче урынны яулады”, – дип белдерде Илдар Мәүлетбирдин.
Республикада олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга матди ярдәм чаралары күрсәтелә. Шулай итеп, 2018 елдан Башкортстан Башлыгы Указы белән Бөтенрусия укучылар олимпиадасында, укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән башка Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларны әзерләгән педагогларга премияләр бирү расланды. Узган елдан суммалар икеләтә арттырылды – җиңүчеләргә һәм аларның остазларына 300 мең сумга кадәр, олимпиада призерларына һәм аларны әзерләгән педагогларга 150 мең сумга кадәр.

Фото:скриншот трансляции оперативного совещания правительства РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас