Белгечләр билгеләп үткәнчә, балаларны сәламәтләндерү лагерен сайлаганда ял программасын гына түгел, учреждениенең хәвефсезлеген дә исәпкә алу мөһим. Бу хакта БСТ телеканалында җәйге чорда хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган брифинг барышында сүз барды.
Игътибар итәргә кирәк булган төп моментлар:
1. Теркәлү алдыннан лагерьны тикшерегез.
Килешү төзү алдыннан оештыручылардан түбәндәгеләрне сорагыз: юридик документлар (исеме, теркәү белешмәләре); санитар-эпидемиологик нәтиҗә (1 ел гамәлдә, пляж өчен – аерым рөхсәт); медицина хезмәте (медицина учреждениесе лицензиясе яки аның белән килешү); персонал һәм җиһазлану (вожатыйларның квалификациясе, җиһазлар булу); яшәү шартлары (туклану, көн режимы, ата-ананың бала янына бару мөмкинлеге); медицина процедуралары (әгәр программада каралган булса).
Лагерьның Ял итү оешмаларының бердәм реестрында булуын тикшерегез.
2. Лагерьга бару өчен кирәкле медицина документлары:
- Йогышлы авырулар белән элемтә булмау турында белешмә (3 көн гамәлдә);
- Медицина картасыннан күчермә;
- Прививкалар турындагы мәгълүмат;
- Каршы күрсәтмәләр булмау турында табиб язуы.
Кайбер лагерьлар өстәмә белешмәләр соратырга мөмкин.
3. Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
Балалар ялы хәвефсезлеге буенча сорауларыгыз булса, “Роспотребнадзор”ның “кайнар линия”сенә шалтыратыгыз: 8-800-77-50-170 (бушлай).
Иң мөһиме:
- Лагерь турындагы фикерләрне өйрәнегез;
- Ял итү урынының климат үзенчәлекләрен исәпкә алыгыз;
- Балаларның хәвефсезлеге ничек оештырылганын ачыклагыз.
Фото Күгәрчен мәктәбе сайтыннан.