+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 июнь 2025, 11:45

Чыгарылыш кичәләре кайчан узачак?

Башкортстанда чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеле булды.

Чыгарылыш кичәләре кайчан узачак?Чыгарылыш кичәләре кайчан узачак?
Чыгарылыш кичәләре кайчан узачак?

Башкортстанда 9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеле булды.

Башкортстанда аттестатларны тантаналы рәвештә тапшыруның бердәм даталары билгеләнде. Чыгарылыш кичәләре 9нчы сыйныфлар өчен — 27 июньдә, 11нче сыйныфлар өчен 28 июньдә узачак.

Бу хакта бүген мэриянең оператив киңәшмәсендә Уфа шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Азат Батыршин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел 9нчы һәм 11нче сыйныфларны 17 меңгә якын укучы тәмамлый.

“Чыгарылыш сыйныф укучылары парады-2025 " 28 июньдә «Дим» мәдәният һәм ял паркында узачак.

Мэр Ратмир Мәүлиев хәвефсезлек чараларын көчәйтергә һәм чараларда ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуын оештырырга чакырды.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас