+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 июнь 2025, 09:10

Мәктәп походларын яңартмакчылар

Алар махсус географик программа һәм хәвефсезлек кагыйдәләре буенча узачак.

Мәктәп походларын яңартмакчыларМәктәп походларын яңартмакчылар
Мәктәп походларын яңартмакчылар
География укытучылары белән очрашуда республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләргә туган як буенча походлар оештыруда ярдәм итү идеясе турында фикер алышты — әгәр педагоглар эчтәлекле һәм хәвефсез маршрутлар әзерләсә, төбәк ярдәм итәргә әзер. Мөмкин булган формат — Урыс география җәмгыяте аша проектлар конкурсы.
Республика Башлыгы фикеренчә, мондый походлар балаларга җирлектә яхшырак ориентлашырга, табигатьне белергә һәм реаль дөнья белән элемтәне югалтмаска ярдәм итә. Гаджетлар бу эштә шулай ук кирәк булырга мөмкин — мәсәлән, үсемлек һәм хайван төрләрен махсус кушымталар аша танып белү өчен.
Күптән түгел Башкортстанда ачылган «алтын кадаклар» объектларын да кертеп, мәктәпләрдә үк табигатьне өйрәнү һәм практика өчен «географик мәйданчыклар» булдыру идеясе турында да фикер алыштылар. Бу турыда ни уйлыйсыз?


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас