+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 июнь 2025, 06:15

Күгәрчендә “Кояшкай” лагере гөрли!

Башкортстанда агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 1899 балалар лагере эш башлады, анда 200 меңнән артык укучы ял итәчәк.

Күгәрчендә “Кояшкай” лагере гөрли!Күгәрчендә “Кояшкай” лагере гөрли!
Күгәрчендә “Кояшкай” лагере гөрли!

Балалар ялын оештыруның барлык формаларын исәпкә алып, сәламәтләндерү кампаниясендә барлыгы 520 мең бала катнашачак. Моннан тыш, Башкортстанның балалар лагерьлары Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 600 баланы кабул итәчәк. Аларны Мәләвез районындагы “Дружба” спорт-савыктыру комплексы базасында урнаштырачаклар.

Республика укучылары арасында мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр аеруча күп. Дәресләр тәмамлану белән кызлар һәм малайлар туган мәктәпләреннән таралышырга ашыкмады, шатланышып көндезге лагерьларга җыелды. Шунысы мөһим, биредә алар вакытны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп кенә калмый, белем учагы бакчасында хезмәт тәрбиясе дә ала.
Күгәрчен районының Күгәрчен мәктәбендә укучыларның җәйге ялы бик күңелле һәм файдалы үтә. Укулар тәмамлану белән кызлар һәм малайлар дәррәү мәктәп яны лагерена йөри башлады. Бүген көндезге “Кояшкай” лагерена 40 бала йөри. Биредә аларның һәр көне нинди дә булса маҗаралы чарага багышлана. Укытучылары эчтәлекле чаралар, ярышлар, экскурсияләр оештырып кына тора. “Җәй көннәрен дуслар белән уйнап, күңелле эстафеталарда катнашып, аш пешерүче апаларыбыз әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйланып үткәрү бик рәхәт. Без “Табигать көне”ндә, төрле экскурсияләрдә, спорт чараларында, сабантуйда бик теләп катнаштык , “Океан һәм диңгезләр көне”ндә пиратлар булып та киендек”, — ди лагерьга йөрүче яшь дусларыбыз.
Укучыларның ялы кызыклы һәм мавыктыргыч үтсен өчен лагерь җитәкчесе Гөлнур Сусанинадан алып, вожатыйлар һәм тәрбиячеләр Земфира Якиева, Аделина Ишкилдина, Миңлегөл Семикашева, Гашүрә Абдуллина, Зиннур Абдуллин барлык тырышлыгын һәм күңел җылысын салалар.
Шунысы сөенечле, кызлар һәм малайлар ял вакытында “Әллүки” журналын яратып укыйлар, биремнәрен үтиләр, башваткычларын чишәләр.
“Әллүки”не укып үсүче яшь дусларыбызның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтүгә без дә шатбыз.

Фото мәктәп сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас