

Чарада төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Башкортстанның югары һәм урта уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Алар республика колледжларында тәрбия эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, Башкортстанның һәм бөтен илнең киләчәк үсеше студентлар коллективларындагы әхлакый мохиткә һәм яшьләрнең әхлакый карашларына бәйле.
Башкортстан Башлыгы яшьләр белән алга таба эшләүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында - колледж студентларын иҗтимагый һәм волонтерлык эшчәнлегенә, төзелеш отрядлары эшенә җәлеп итү.
Утырышта катнашучылар яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүнең һәм аларны иҗтимагый тормышка җәлеп итүнең уңышлы практикалары турында докладлар белән чыгыш ясады. Радий Хәбиров колледж җитәкчеләренә мондый проектларны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. Нәтиҗәле намуслы хезмәт өчен төбәк җитәкчесе уку йортлары директорларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Сез станок артында яки басу-кырларда эшли белүче белгечләр генә әзерләмисез. Сез илебез гражданнарын тәрбиялисез, - дип йомгаклады төбәк җитәкчесе. - Моның өчен балаларның йөрәкләренә һәм күңелләренә әхлакый нигезләрне вакытында салу мөһим.
Фото: glavarb.ru