+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
9 июль 2025, 07:40

Курганлылар Уфада булды

Курган өлкәсенең Альменев районының балалары мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек кысаларында Башкортстан башкаласында булдылар.

Курганлылар Уфада булдыКурганлылар Уфада булды
Курганлылар Уфада булды

Укучылар вузара кампус лабораторияләрендә булды, күзәтү лекцияләре тыңлады.

Ә профессор-укытучылар составы яшь кунаклар өчен остаханәләр үткәрде.
Башкортстан медицина университетында балалар кафедралар эше, "Аллоплант" күз хирургиясе клиникасы белән таныштылар, уку тренажерларында эшләделәр.

Балаларны озатып йөрүче, химия укытучысы Нэлли Бикмөхәммәтова сүзләренчә, укучыларга мондый дәресләрдә булу бәхете елмайган. - Бу сәфәр күңел ачу характерында гына түгел, ә танып-белү характерында да булды. Укучылар яңа белемнәр, күнекмәләр алдылар, яшьтәшләре һәм уңышлы кешеләр белән аралашу күнекмәләрен формалаштырды, - ди укытучы.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас