

Кырмыскалы районының мәгариф бүлеге методисты Гөлфия Петрова биргән мәгълүматлар буенча, быел җәйге каникуллар чорында Кырмыскалы районының 30 мәктәбендә көндезге лагерьлар эшләячәк, анда 1365 бала җәлеп ителә. Шулай ук 30 хезмәт һәм ял лагеренда 954 укучы вакытын файдалы да, мавыктыргыч та итеп үткәрәчәк. Аларның күбесе күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән, шулай ук Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы балалар да бар. Ә алар аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Мәктәп каршындагы көндезге, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьларыннан тыш, җәй давамында өстәмә белем бирү учреждениеләре базаларында төрле чаралар: конкурслар, ярышлар, акцияләр оештырылачак, ди Гөлфия Гайса кызы. Боларның барысы да, тәү чиратта, балаларның иминлеген саклау һәм ялларын файдалы итеп үткәрү өчен эшләнә.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чикләрендә, һәр елдагыча, “Виктория” спорт-сәламәтләндерү лагеренда өч сменада 450 бала ял итәчәк һәм сәламәтлеген ныгытачак. Беренче смена шушы көннәрдә эшли башлады һәм 150 баланы кабул итте.
“Йәшлек” яшьләр үзәге тарафыннан да хәрби-патриотик юнәлештәге палатка лагере ике сменада эш алып бара. Анда 60ка якын яшьармияче кыр шартларындагы тормыш белән яшәп, үзләрен сынап карау, шулай ук хәрби юнәлештәге байтак чараларда катнашу мөмкинлеге ала.
Гөлфия Гайса кызы билгеләвенчә, югарыда телгә алынган барлык лагерьлар да санитар-эпидемиологик рөхсәт алып, эшне барлык таләпләргә ярашлы алып барырга әзер. Май аенда көндезге, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьларында эшләүче педагоглар өчен квалификация арттыру курслары оештырылган. Ибраһим авылы янындагы “Виктория” лагере да кадрлар белән тәэмин ителгән. Барлык юнәлештәге лагерьларда эшләүче хезмәткәрләр медицина тикшеренүләре үткән. Шулай ук, лагерьлар оештырылачак биналар һәм биләмәләрдә дезинфекция чаралары үткәрелгән. Туклану мәсьәләсе дә хәл ителгән, моның өчен шәхси эшкуарлар Олеся Әминева һәм Ришат Халиков белән тиешле килешүләр төзелгән.
Беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм ял лагерьларында булган вакытта аларның сәламәтлеген күзәтү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен район үзәк дәваханәсе белән килешү төзелгән. Кыскасы, балаларның җәйге ялы хәвеф-хәтәрсез, имин һәм файдалы үтсен өчен барлык шартлар булдырылган.
Журналистларга хас булганча, мин дә әлеге эшнең ничек оештырылуын үз күзләрем белән барып күрергә булдым. Кырмыскалы гимназиясендә хезмәт һәм ял лагереның беренче көне иде. Каникуллар чоры булуга карамастан, мәктәп ихатасы гөж килә. Һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер имтиханнарга әзерләнә, консультациягә килгән, лагерьларга йөрүчеләр саны да ике йөздән артык. Хезмәт һәм ял лагерена 8-10нчы сыйныфлардан 104 укучы йөри. Әлеге лагерь начальнигы Инна Кириллова билгеләвенчә, 14 яшьтән балалар эшли ала. Бирегә алар әти-әниләренең ризалыгы һәм үзләренең гаризасы буенча кабул ителә. 2 июньнән 11енә кадәр балалар туган мәктәбенә ярдәм иткән, шул ук вакытта үзләре дә бу чорда вакытларын барлык яклап та файдалы итеп үткәргән. Чөнки мәктәп биләмәсендә, бакчада эшләүдән тыш, тәрбиячеләр ярдәме белән алар яңа эш төрләренә, шул исәптән яшелчәләр һәм гөлләр үстерергә, аларны тәрбияләргә өйрәнгән. Бу аларга киләчәк тормышта, һичшиксез, кирәк булачак.
Мин килгәндә укучыларның бер өлеше бакчада мәшгуль иде: кәбестә үсентеләренә, чәчәкләргә су сибәләр, чүп утыйлар, ә бер өлеше мәктәп биләмәсен җыештыра. Эшләрен тәмамлаганнан соң рәхәтләнеп ял итәләр, бер-берсе белән аралашалар. Төрле сыйныфлардан булуларын исәпкә алганда, укыган вакытта еш аралашырга туры килми, ә монда исә бер-берсен якыннан белеп, дуслашып та бетәләр, ди Инна Олеговна.
Эшләрен тәмамлауга аларны мәктәп ашханәсенә чакырдылар. Әйткәндәй, туклану да биредә бик яхшы оештырылган, аларны ашнакчылар Татьяна Семенова һәм Олеся Плотникова тәмле ашлар пешереп сыйлый. Иртән килеп, зарядка ясаганнан соң ашханәгә үтәләр: иртәнге аш ашыйлар. Тәмле һәм сыйфатлы төшке аштан соң укучылар йортларына таралыша.
Мәдәни һәм спорт чаралары да каралган. Малайлар якындагы спорт мәйданчыгында футбол уйный, төрле ярышлар да үткәрергә планлаштырылган. Әйткәндәй, бу мәйданчык җәй көннәрендә дә буш тормый – якын-тирәдә яшәүче малайларның яраткан урыны, караңгы төшкәнче туп тибәләр.
Ә кызлар буш вакытларында, башлыча, җыр-биюгә сәләтләрен шомарта, яңа номерлар өйрәнә. Төрле квест, викторина кебек чаралар да оештырыла.
Нурия Әминева җитәкчелегендәге көндезге лагерьда башлангыч сыйныф укучылары шөгыльләнә. Әти-әниләре эштә булганнар өчен бу аеруча уңайлы. Балалары өчен борчылырга кирәкми: алар, беренчедән, тәрбиячеләр карамагында, икенчедән — вакытларын файдалы да, кызыклы да үткәрә. Көндезге лагерьның программасы бик мавыктыргыч уйланылган, көн саен бер тема: Мәдәният көне, Сәламәт тормыш көне... Шулай ук, район үзәгендәге кинотеатрга һәм истәлекле урыннарга да баралар. Көн саен ниндидер яңалык, ачыш, шуңа балалар бирегә зур теләк белән йөри.
Җәйге каникулларның һәм мәктәп каршындагы лагерьларның эшли башлаган чоры гына. Ә алда әле укучыларны бик күп кызыклы ачышлар, мавыктыргыч чаралар һәм онытылмаслык тәэссоратлар көтә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.