+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Июля 2025, 05:20

100 балл алучыга — 100 мең сум!

Башкортстанның бер районында БДИда йөз балл җыючыларга премия булдырганнар.

100 балл алучыга — 100 мең сум!100 балл алучыга — 100 мең сум!
100 балл алучыга — 100 мең сум!
БДИда урыс теленнән 100 баллны Мәләвезнең 3нче гимназиясен тәмамлаган Ирина Улядарова алды, дип язган Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин.
Зәбир Габдуллин Иринаны һәм аның укытучысы Эльвира Йосыпованы котлаган, шулай ук аларга 100 000 сумлык сертификатлар тапшырган.
"Безнең районнан 100 балл җыючыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бу - яңа ярдәм чарасы. Йөз баллы һәм югары баллы укучыларны әзерләгән барлык педагогларга рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәтегез, компетентлыгыгыз һәм укыту методларыгыз балаларга имтиханнарны бик яхшы тапшырырга һәм алга кыю карарга ярдәм итә!", — дип язган район башлыгы социаль челтәрләрдәге битендә.
Укытучы Эльвира Рәфыйк кызы сертификат суммасын СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм фондына тапшырырга карар кылды, дип өстәгән ул.
Билгеле булуынча, Башкортстанда БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия ала. Моңа дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы республика югары уку йортларына укырга керүчеләр хокуклы.

Фото Зәбир Габдуллинның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас