

Иҗтимагый палатаның Демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко 8 һәм 10 еллык мәктәп системасына кайту тәкъдиме белән чыкты.
Шулай ук ул вузда уку вакытын бер елга кыскартырга тәкъдим итте. Рыбальченко сүзләренчә, мондый чара илдә беренче бала тудыруның уртача яшен киметергә ярдәм итәчәк.
"Хәзер белгеч вакытын мәктәптә - 11 ел, бакалавриатта - 4 ел һәм магистратурада 2 ел укуга сарыф итә. Шулай итеп, ул 17 ел укый" – дип Рыбальченко сүзләрен китерә ТАСС.
Рыбальченко фикеренчә, балалар турында яшь белгеч 27 яшенә генә уйлана башлый. Эксперт билгеләп үткәнчә, олы тормышка күчүне укуны кыскарту исәбенә ике елга киметергә мөмкин.
Депутат ассызыклаганча, уку процессын кыскарту аның сыйфатын киметмәячәк.
Фото: башинформ