Бу хакта республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин белдерде.
"Русия Хөкүмәте йөкләмәсе буенча, 2030 елга БДИны профильле математика буенча сайлаган укучылар өлеше 35 процент тәшкил итәргә тиеш. Башкортстан бу күрсәткеч буенча Русиядә әйдәп бара”, — дип ассызыклады ул.
Министр билгеләвенчә, узган ел белән чагыштырганда, республикада дүрт фән: инглиз теле, химия, тарих һәм немец теле буенча БДИның уртача баллы сизелерлек арткан. "Йөз баллылар саны да артты. Быел имтиханны 100 баллга 159 укучы тапшырды, ә былтыр алар 155 иде. Республикада беренче тапкыр бер укучыбыз 300 балл җыйды. Русиядә андый укучылар нибары 13”, — диде Илдар Мәүлетбирдин.
фото: башинформ