Исегезгә төшерәбез, ул төбәк җитәкчесе кушуы буенча 2021 елның августында булдырылган иде. Мәктәп тарихы 1937 елдан башлана. 1988 елда мәктәпнең яңа бинасы файдалануга тапшырыла.
Мәктәп директоры Станислав Хаҗиев 2022 елның ноябреннән 2023 елның мартына кадәр бинада федераль программа буенча капиталь ремонт үткәрелүе турында сөйләде. Төзелеш-монтаж эшләренең гомум бәясе 78 млн сум тәшкил иткән. 6,6 млн сумга матди-техник җиһазлар сатып алынган. Мәктәп территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган.
Хәзерге вакытта мәктәптә 429 укучы белем ала. Уку йортында 4 полилингваль сыйныф ачылган.
Мари телен тирәнтен өйрәнү өчен – «Әдәби кунак бүлмәсе» курсына, ә инглиз теле өчен барлык полилингваль сыйныфларга «Инглиз теле»нә йөрү мөмкинлеге бирелгән. Мари халкының мәдәниятенә чуму һәм балаларның физик активлыгын үстерү максатларында полилингваль сыйныфлар өчен хореография дәресләре үткәрелә.
Мәктәптә «Әдәпле сүзләр» проекты гамәлгә ашырыла, ул биш телдә сүзлек запасын киңәйтүгә юнәлтелгән. Атнаның һәр көне урыс, башкорт, мари, инглиз һәм татар телләренә багышлана. Балалар төрле телләрдә сәламләргә, рәхмәт әйтергә, гафу үтенергә һәм саубуллашырга өйрәнә.
250 укучыга исәпләнгән башлангыч сыйныфлар янкормасын төзү планлаштырыла.