Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, Стәрлетамак шәһәренең инфекция үзәгенә агулану билгеләре булган 25 зыян күрүче килгән, алар арасында 22 бала. 16 кешене дәваханәгә салганнар, 9 кеше медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә кайтарылган.
- Барлык профильле ведомстволар оператив җавап бирде, инфекция таралу куркынычы юк. Барлык зыян күрүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыкларбыз, - диде Андрей Назаров.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе карары белән "Патриот" лагере эшчәнлеге тикшерү вакытына туктатылган. Урында мәгариф министры урынбасары һәм профильле ведомстволар хезмәткәрләре ял итүчеләрнең ата-аналары белән аралашу максатында кизү тора.
Фото: pravitelstvorb.ru