+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 август 2025, 07:00

«Архипелаг-2025»та "Аврора" җиңү яулады!

7 августтан 17 августка кадәр «Сколково» инновацион үзәгендә пилотсыз системаларны үстерү буенча Халыкара форум кысаларында ел саен үткәрелә торган «Архипелаг-2025» проект-белем бирү интенсивы узды.

«Архипелаг-2025»та "Аврора" җиңү яулады!«Архипелаг-2025»та "Аврора" җиңү яулады!
«Архипелаг-2025»та "Аврора" җиңү яулады!


Быел интенсив бөтен илдән пилотсыз авиация системалары (БАС) өлкәсендә үз күнекмәләрен һәм белемнәрен күрсәтергә әзер булган талантлы яшь белгечләрне җыйды.

«Аврора» талантларны үстерү үзәге командасы «БАС технологиясе: экспорт чакыруы» ярышында җиңү яулады. Команда составына талантлы укучылар Линар Әхияров, Эльдар Талипов һәм Григорий Усатов, шулай ук БАС үзәгенең лаборатория мөдире Рөстәм Мулеев керде.

Команда белән "Аврора" талантларны үстерү үзәге» директоры Ренат Кәримов җитәкчелек итте. Башкортстан Республикасы командасы башка дисциплиналарда да югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас