+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 август 2025, 14:27

Башкортстанда ясалма интеллектның киләчәге нинди?

21 августта кампусның Геном үзәгендә Башкортстанның ясалма интеллект (ИИ) бергәлеге очрашуы була. Аны "Школа 2" технологияләр мәктәбе оештыра. Чара Башкортстанда ясалма интеллектның мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сөйләшү өчен санлы технологияләр өлкәсендәге экспертларны, фән һәм мәгариф вәкилләрен, нейрочелтәрләр өлкәсендәге белгечләрне җыячак.

Башкортстанда ясалма интеллектның киләчәге нинди?Башкортстанда ясалма интеллектның киләчәге нинди?
Башкортстанда ясалма интеллектның киләчәге нинди?

Катнашучылар Башкортстанда ясалма интеллект технологияләрен кертүнең төрле юнәлешләре буенча фикер алышачак. Мәсәлән, бу өлкәдә 10 еллык тәҗрибәсе булган Руслан Әхмәтвәлиев «Күпмодальле эмбеддинглар семантик эзләнүдә нигез буларак: музыкада мәгънә бармы?» дигән темага чыгыш ясаячак.

Спикерлар арасында - махсус кунак, Пекинда ИИ буенча Халыкара һәм Технологик олимпиадалар җиңүчесе, Уфадан өлкән сыйныф укучысы Тимур Гарифуллин.

Чара 21 августта 18:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Геном үзәге, «Школа 21», Зәки Вәлиди ур., 32/2б.

Теркәлү сылтама буенча: forms.yandex.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас