+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 август 2025, 12:20

Башкортстан укытучылары Бөтенрусия форумында катнашачак

Форум 1-3 октябрьдә Мәскәүнең «Россия» үзәгендә узачак.

Башкортстан укытучылары Бөтенрусия форумында катнашачакБашкортстан укытучылары Бөтенрусия форумында катнашачак
Башкортстан укытучылары Бөтенрусия форумында катнашачак


Ул бөтен илдән меңләгән сыйныф җитәкчеләрен һәм көллият төркемнәре кураторларын берләштерәчәк. Башкортстаннан барачак катнашучылар арасында Уфа шәһәренең 18нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Ванюшова да бар.

– Мин 2021 һәм 2023 елларда сыйныф җитәкчеләре форумында катнаштым. Быел кабат колачлы чараның бер өлеше булуыма шатмын. Форумнан Русиянең төрле почмакларындагы хезмәттәшләрем белән очрашулар һәм тәҗрибә уртаклашуны, күп кенә файдалы мәгълүмат, креатив идеяләр көтәм, – дип уртаклашты Миләүшә Илдар кызы.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумы - федераль дәрәҗәдәге колачлы вакыйга, ул иң яхшы практикалар белән уртаклашу, мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелергә өлгерде. Форумда онлайн-катнашуга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: vk.cc/cwnz7r

Төбәкләр арасында Санкт-Петербург, Саратов һәм Новосибирск өлкәләре активлык күрсәтте. Катнашучылар “Педагогика тарихы”, “Педагогика нигезләре” һәм “Компетенцияләрне бәяләү” юнәлешләре буенча сайлап алу этапларын үтте, шулай ук “Минем тәрбияви практикам” темасына видеовизитка яздырды.

Чара Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырыла. Форумга оештыру ягыннан ярдәмне Гуманитар проектлар фонды күрсәтә. Стратегик партнер – “Диалог Регионы” автономияле коммерцияле булмаган оешма.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас