-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 август , 14:33

1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтелә?

Аларны үзенең телеграм-каналында Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова санап чыкты.  

1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтелә?
1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтелә?

Медицина ярдәме күрсәтүнең яңа тәртибе гамәлгә керәчәк. Мәктәпләрдә шәфкать туташы вазыйфасы барлыкка киләчәк. Шулай ук, медицина пунктларын җиһазлау стандартына төзәтмәләр кертәчәкләр.

Контроль эшләргә (алар арасында Бөтенрусия тикшерү эшләре дә бар) теләсә кайсы фән буенча уку вакытының 10 проценттан артыграгы бүленмәячәк. Бишенче-җиденче сыйныфларда дәресләр исемлегеннән Җәмгыять белеме юкка чыгачак, шул ук сыйныфларда «Безнең төбәк тарихы» курсы кертеләчәк. Кайбер мәктәпләрдә үз-үзеңне тотышны - тәртипне бәяләячәкләр, мондый бәяләрне әлегә пилот режимында куячаклар.

Ата-аналарның имтихан тапшыручылар өчен уңайлы шартлар булдырылуны күзәтү, шулай ук аларның хокукларын яклау өчен БДИ тапшыру пунктларында булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Фото авторның шәхси архивыннан.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас