

Министр УУНИТның күпфункцияле материаллар һәм аддитив технологияләр лабораторияләрендә эшләүчеләр белән аралашты. «Берлога» киберфизик инновацияләр остаханәсендә балалар белән компьютер уены уйнады. Шулай ук, кунак УДНТУның кибер-ателье концепциясе белән танышты.
- Безнең җиңел сәнәгать предприятиеләренә Уфа кампусы турында сөйләрмен, бу - креатив һәм шул ук вакытта тармак өчен кадрлар әзерләүгә дөрес юл. Шулай ук, бүген сезнең медицина югары уку йортының аддитив технологияләр лабораториясенең Татарстан компанияләренең берсе белән хезмәттәшлеге турында килештеләр. Аны индустриаль партнер сыйфатында тәкъдим иттеләр. Гомумән алганда, шундый зур проектны бик тиз гамәлгә ашыруыгыз сокландыра. Кампус заманча, анда һава һәм яктылык күп. Һәм ул бик тере, биредә тормыш кайный, һәм бу нык сизелә, - дип билгеләде ул.
Фото: pravitelstvorb.ru