+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 август 2025, 08:45

Яңа уку елына әзерлек ничек бара?

Яңа уку елын республикада ярты миллионнан артык бала башлаячак, шул исәптән - 45 мең беренче сыйныф укучысы (45070), шулай ук 118 меңнән артык колледж студенты, шуларның якынча 31 меңе - беренче курс студенты. Бу хакта республика мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Яңа уку елына әзерлек ничек бара?Яңа уку елына әзерлек ничек бара?
Яңа уку елына әзерлек ничек бара?
Мәгариф министры Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 1 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачагын әйтте. Аларда Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, урындагы үзидарә органнары вәкилләре, мөхтәрәм кунаклар катнашачак.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада мәгариф оешмаларын бердәм дәүләт дәреслекләре белән тәэмин итү буенча актив эш алып барыла. Мәсәлән, быел әлеге максатларга төбәк бюджетыннан 1,3 млрд сум сарыф ителгән.

"Барлык гомуми белем бирү оешмалары Владимир Мединский авторлыгында 10-11нче сыйныфлар өчен тарих буенча дәреслекләр белән тәэмин ителгән. 1 сентябрьгә республиканың 5-7нче сыйныфлары тарих буенча дәүләт дәреслекләре белән тәэмин ителәчәк», - диде Илдар Мәүлетбирдин.

Илдар Мәүлетбирдин сөйләгәнчә, яңа уку елында республика мәктәпләренең 53 меңгә якын укучысын уку урынына кадәр илтү һәм кире кайтару оештырылачак. Әлеге максатларга мәгариф яисә махсуслаштырылган оешмалар балансында булган 1590 мәктәп автобусы җәлеп ителәчәк.

«Быел республика мәктәпләре федераль һәм төбәк программалары кысаларында яңа мәктәп автобуслары алачак. Республика август киңәшмәсе көнне аларга төрле маркалы яңа автобуслар ачкычлары тапшырылачак. Бу искергән транспортны алмаштырырга һәм мәктәп автобуслары паркын сизелерлек яңартырга мөмкинлек бирәчәк», - диде министр.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас