

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, киңәшмәне ачып, укучыларга патриотик тәрбия бирү, мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау, балаларның җәйге ялын тәэмин итү, колледжларда полилингваль белем бирүне һәм «Профессионалитет» проектын үстерү, педагогларга ярдәм итү һәм башка мәсьәләләргә игътибарны юнәлтте.
- Бүген безнең мәктәпне тәмамлаучылар батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, алгы сызыкта лаеклы көрәшә. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!
Республика педагоглары, укучылары һәм ата-аналары СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү, аларның гаиләләре турында кайгырту, геройлар истәлеген хөрмәтләү эшендә берләштеләр.
Узган уку елында 10 мәктәпкә Советлар Союзы Герое исемнәре, берсенә – Русия Федерациясе Герое Борис Александрович Дудко исеме, тагын берсенә – Дан орденының тулы кавалеры исеме, 8енә – республиканың күренекле эшлеклеләре исеме бирелде. 78 мәктәпнең фасадларына СВОда һәлак булган яугирләр хөрмәтенә мемориаль такталар куелган.
Ел ахырына кадәр без 35 муниципалитеттан тагын 104 мәктәпкә, бер өстәмә белем бирү учреждениесенә исемнәр бирәчәкбез, төрле еллардагы геройларның истәлеген мәңгеләштерәчәкбез. Без шулай ук 2225 «Геройлар партасы»н ачтык.
Республикада барлык һәйкәлләр, мемориаллар, обелисклар реставрацияләнде. Тематик күргәзмәләр уза, мәктәп музейлары төзелә, эзләү отрядлары эшли.
Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркында 16 меңнән артык унынчы сыйныф укучысы «Авангард» уку үзәге базасында хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек узган. Без «Патриот» паркында география һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укытучылары белән беренче очрашу уздырдык, алар балаларда патриотлык, Ватанны сакларга әзерлек тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Августта без анда Русия Герое Максим Серафимовка һәйкәл ачтык.
Безнең бурыч - герой-якташларыбызның батырлыкларын истә тоту һәм бу мөһим эш, һичшиксез, дәвам ителәчәк. Анда укытучылар аерым роль уйный. Республиканың Мәгариф министрлыгына тарихи хәтерне саклау буенча эшне дәвам итәргә, белем бирү процессында куллану өчен Башкортстанда туып – үскән кешеләрнең батырлыкларын тасвирлап ярдәмлекләр (брошюралар) төзергә кушам, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы искәрткәнчә, төбәктә мәктәпкәчә яшьтән алып югары белемгә кадәр барлык белем бирү дәрәҗәләре дә актив яңартыла. Соңгы алты елда Башкортстанда 48 яңа мәктәп һәм 65 балалар бакчасы ачылды. Федераль программа буенча 11 млрд сумлык 181 мәктәп бинасы ремонтланган, бу ил буенча икенче күрсәткеч.
Быел программа кысаларында яңартылган 35 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 3 колледж үз ишекләрен ачачак. Киләсе елда гомум суммасы 3 млрд сумнан артыграк булган 41 мәктәп бинасы тәртипкә китереләчәк.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова ассызыклаганча, Башкортстан мәгариф системасын үстерү буенча Русиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә кергән. Ул, шулай ук, төбәкләр башлангычы буенча кабул ителгән законнар турында сөйләде.
Ә мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үткәнчә, республика Башлыгы тарафыннан узган август киңәшмәсендә бирелгән барлык йөкләмәләр дә үтәлгән. Ул киләсе елда булачак "Взлетай!" форумын мәгарифне мәгълүматлаштыруга багышларга тәкъдим итте.
Ул, шулай ук, 1 сентябрьдән Башкортстанда «Заступник» социаль проектын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бу - балалар һәм өлкәннәр теркәлә торган мобиль кушымта. Балалар аның ярдәмендә өлкәннәрне ярдәмгә чакыра ала, ә өлкәннәр баланың кайда булуын күрәчәк, аның тирәсендә ниләр булганын ишетәчәк һәм аңа ярдәмгә килә алачак.
- Сынау төбәгендә проект үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, - дип хәбәр итте Илдар Мәүлетбирдин. - Ул балаларга каршы җинаятьләрне, буллинг, суицидларны булдырмый кала, теләсә нинди ашыгыч хәлләрдә дә файдалы булачак.
Киңәшмә ахырында Башкортстан Башлыгы тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
фото: башинформ